САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урта Кәшер авылы егете чәчү кампаниясендә үзе турында белдертте

-

Район басуларында чәчү белән бәйле эшләр ахырына якынлаша. Күп кенә культуралар чәчелеп бетте, шушы көннәрдә бишкөнлек нәтиҗәләре буенча алдынгыларны бүләкләүнең соңгыларының берсе оештырылды.

Әлеге чараларда даими рәвештә яшь механизаторларның исемнәре яңгырау куандыра. Урта Кәшер авылы егете Айнур Харисов та берничә тапкыр бүләкләнде.

– Узган елны армия хезмәтеннән кайттым. Урып-җыю чорында авыл хуҗалыгы өлкәсенә эшкә урнаштым. Быел эшне чәчү сезоныннан ук башлап җибәрергә булдым, ¬– диде ул.

Күрәсең, авыл хуҗалыгына карата мәхәббәт аның канына сеңгән. Бабасы – Бөек Ватан сугышы ветераны Әзһәр абый күмәк хуҗалыкта техника белән бәйле эш башкарган, әтисе Әзһәт хәзер дә тракторда эшли. Айнур кечкенә чагыннан ук аңа утырып йөргән, ремонт эшләре белән ярдәм иткән.

Тулырак язманы район газетасының 31 май саныннан укый алачаксыз, хөрмәтле дуслар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев