САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда хайван авыруларын булдырмау өчен яңа кагыйдәләр кертелә

Татарстан Республикасында эпизоотик хәл катлаулы булган төбәкләрдән терлек һәм терлекчелек продукциясе кертүне чикләү мөмкинлеге расланды. Бу чаралар аяк тибе, себер язвасы һәм бруцеллез авыруларының таралуын кисәтү максатыннан кабул ителде. ТР Кабинетының тиешле карарын Премьер-министр Алексей Песошин имзалаган, дип яза «Татар-информ» МА.

Яңалыклар 2022–2027 елларга аяк тибе, 2024–2028 елларга исә себер язвасы һәм бруцеллезны профилактикалау буенча комплекслы планнарга кертелгән. Чикләүләр эпизоотик хәлгә карап көйләнәчәк.

Карарны тормышка ашыру Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсенә, ТР Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә, ТР эчке эшләр министрлыгына һәм хайван хуҗаларының үзләренә йөкләнгән.

Элегрәк, март аенда, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов республика территориясенә авыру күзәнәкләренең керүен булдырмау чараларын эшләргә кирәклеген әйткән иде. Шуннан соң коррупциягә каршы экспертиза үткән карар проекты әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев