Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 642 млн сумлык продукция сатылган
Татарстанда ел саен шимбә көннәрендә уздырыла торган язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре тәмамланды. Барлыгы җиде ярминкә көне эчендә фермерлар 642,8 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатканнар. Бу узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 181,3 млн сумга күбрәк. Мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынды, дип яза «Татар-информ» МА.
Министрлыкта билгеләп үткәнчә, барлыгы 760 тонна яшелчә сатылган. Шуның 411,1 тоннасы – бәрәңге. Моннан тыш, 134,6 тонна сөт, 216,8 тонна шикәр, 1,1 млн данәдән артык тавык йомыркасы, 661,3 тонна ит (шул исәптән 348,3 тонна сыер ите) сатуга куелып, аларның барысы да уңышлы сатылган.
Узган елгы язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре белән чагыштырганда, халык арасында бәрәңгегә сорау 9,6%, кәбестәгә – 61,3%, кишергә – 24,6%, чөгендергә – 30,3%, суганга – 41,3%, сыер итенә – 26,3%, кош итенә – 26,8%, онга – 37,3%, атланмайга – 6,6%, балыкка – 16,1% арткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев