Язгы кыр эшләренең өч көнлек җиңүчеләре билгеләнде
Язгы кыр эшләрендә хезмәт куючыларның чираттагы өч көнлек эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды.
Җиңүчеләр дүрт номинация буенча билгеләнде. 10 майдан 12 майга кадәр булган чорда үзебезнең илдә чыгарылган тракторларда эшләүчеләр арасында “Сарман” агрофирмасы механизаторлары алдынгылыкны бирмәде: Ленар Газизов беренче булса, Ринат Вәгыйзов белән Нияз Тимерҗанов икенче, өченче урыннарны бүлештеләр.
Чит ил тракторларын иярләүчеләр арасындагы бәйгедә исә “Нөркәй” агрофирмасы механизаторлары сынатмады. Бу юлы өч урын да –аларда: Нәркиз Хәйдәров -беренче, Айнур Шәйдуллин белән Раил Гибадуллин икенче һәм өченче булдылар.
Шикәр чөгендере чәчүдә “Нөркәй”дән Руслан Миннемөхәммәтовка тиңнәр юк. “Сарман” агрофирмасы механизаторлары Марс Гәйнетдинов, аннан азга гына калышып, икенче, Рәмдүс Фәретдинов бу юлы өченче урынны яуладылар.
Язгы культуралар чәчүдә беренчелек - “Сарман” агрофирмасы механизаторы Мансур Хафизовта. “Җәлил” агрофирмасы механизаторлары Раушан Гәрәев белән Илнар Сабиров бәйгенең - икенче, өченче баскычларында. Алдынгыларга акчалата сертификатлар әзерләнгән иде. Аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Илнур Салихов белән берлектә, басу-кырларга чыгып, үзе тапшырды, иң изге теләкләрен юллады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев