Районга министр урынбасары килде
Авыл хуҗалыгы

Районга министр урынбасары килде

Бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов районга эшлекле сәфәр кылды.

Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов озата йөрделәр. Илдус Харис улы "Сарман", "Җәлил", "Нөркәй" агрофирмалары басуларында булып, язгы - кыр эшләре барышы белән танышты, район игенчеләре хезмәтенә югары бәя бирде.


Нет комментариев