Районда комбайннар парады үтте
Кичә районда комбайннар парады, ягъни урып-җыю техникаларының 2016 ел уңышын җыюга әзерлекләрен тикшерү үтте. Анда муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, "Агрокөч төркеме" җәмгыяте генераль директоры Фәнис Газетдинов, җәмгыятьнең, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең, "Россельхозцентр"ның белгечләре, агрофирмалар директорлары һәм белгечләре катнашты. Әзерлекне бәяләү ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы...
Кичә районда комбайннар парады, ягъни урып-җыю техникаларының 2016 ел уңышын җыюга әзерлекләрен тикшерү үтте. Анда муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, "Агрокөч төркеме" җәмгыяте генераль директоры Фәнис Газетдинов, җәмгыятьнең, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең, "Россельхозцентр"ның белгечләре, агрофирмалар директорлары һәм белгечләре катнашты. Әзерлекне бәяләү ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә башкарылды. Комбайннарның, башка техниканың әзерлегеннән тыш, куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре, механизаторларны кызыксындыру чаралары тикшерелде. Нәтиҗәдә, 100 мөмкинлектән 100 балл җыеп, "Нөркәй" агрофирмасы беренче урынны алды. "Җәлил" һәм "Сарман" агрофирмалары 99ар балл җыйдылар.
Бу турыда тулырак язманы газетаның киләсе санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев