САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Беренче бишкөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр

-

Район басуларында көзге уңышны урып-җыю кампаниясе старт алып, бүген анда катнашучы алдынгы механизаторларны бүләкләү булды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов, кырга чыгып, эш барышы белән таныштылар, алдынгы комбайнчыларга акчалата бүләкләр тапшырдылар. 

Беренче төркемдә – яңа комбайннарда эшләүчеләр арасында беренчелекне “Җәлил” агрофирмасыннан Айнур Харисов алды. Икенче-өченче урыннарны “Сарман”нан Артур Шәймәрданов белән Илгиз Галимҗанов бүлештеләр. Икенче төркем җиңүчеләре – ургычлары 9 метрлы комбайнда эшләүчеләр арасында җиңү “Сарман” агрофирмасыннан Ринат Сәгъдәтовка елмайды. Аның хезмәттәше Илдар Хафизов бу төркемдә өченче булды. “Җәлил” механизаторы Равил Шәйгалләмов икенче урын өчен премия алды. Өченче төркемдә ургычлары 7 метр булган комбайнчылар арасында өч призлы урын да “Җәлил” агрофирмасы механизаторларына бирелде. Илшат Гайфиев, Айнур Закиров, Айдар Әхмәтов акчалата бүләккә ия булдылар. Дүртенче төркемдә дә җәлиллеләр алдынгылыкны бирмәделәр. Рузил Әһелтдинов, Наил Кыямов яхшы күрсәткечләре өчен бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев