"Каенкай" салаты
АШ-СУ

"Каенкай" салаты

Кирэк: 300 г тавыкның түш ите 300 г шампиьон гөмбәсе 5 йомырка 5-6 тозлы кыяр майонез яшел суган

Шампиьон гөмбәсен суган белән майлы табада кыздырабыз.

Тавык итен тозлы суда пешерәбез һәм шакмаклап турыйбыз.

Йомырканы суда пешерәбез.

Әйберләрне кат-катлап салабыз.

Шампиньон гөмбәсе, тавык ите, майонез, угычтан уылган йомырка агы, тозлы кыяр, майонез, угычтан уылган йомырка сарысы.

Майонез белән каенның кәүсәсен, кара сызыкларны - вакланган зәйтүннән, яшел суганнан - яфраклар һәм чирәм ясыйбыз. Каен астына берничә шампиньон гөмбәсе куярга мөмкин.


Нет комментариев