САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Яңа ел табынына «Куян» салаты

Моның өчен 200 г ветчина, 160 г дөге, 150 г консервланган кукуруза, 4 данә йомырка, 60 г башлы суган, 30 г кыяр, 15 г свежий укроп, 80 г майонез, 0,5 чәй калагы тоз, бер чеметем кара борыч кирәк.

Бизәү өчен 300 г каты сыр, 60 г ветчина, 1 данә төшсез зәйтүн җимеше, яшел тәмләткечләр, берничә телем кишер алыгыз.

Дөгене юып, тозлы суда 15 минут тирәсе кайнатып алыгыз. Йомыркаларны пешерегез һәм эре угыч аша чыгарыгыз. Ветчина, суган кыярны шакмаклап турагыз, йомырканы кушып, тирән савытка салыгыз. Укропны вак итеп турагыз. Савытка салынган ингредиентларга дөге, укроп, кукурузаны өстәгез, майонез кушып болгатыгыз, борыч сибегез. Салатны яссы тәлинкәгә салып, куянның гәүдәсен, башын ясагыз. Сырдан куянның колагын, бизәү өчен йолдызчыклар кисегез, калганын вак угычтан чыгарыгыз. Куянның өстен угычтан чыгарылган сыр белән каплагыз. Ветчинадан да бераз кечерәк итеп куянның колагын, борынын, бизәү элементлары кисегез. Сыр һәм ветчина колакларны тоташтырыгыз. Куянның муенына ике тасма ветчина куегыз, йолдызчык белән тоташтырыгыз. Колакларны урнаштырыгыз. Зәйтүн җимешен икегә бүлеп, күзләр ясагыз. Куян тирәсенә яшеллек сибегез. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев