Хезмәттәшебез Россия көнендә туган – Нәзирә Шәймәрданова гомер бәйрәмен билгеләп үтә

Хөрмәтле хезмәттәшебез Шәймәрданова Нәзирә Гатуф кызының бүген, 12 июньдә - матур гомер бәйрәме.
Нәзирә Гатуфовна! Сезне чын күңелдән истәлекле бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер, күңел тынычлыгы, иминлек телибез. Киләчәктә дә тормышның һәр мизгеленнән олы ямь табып, шатлык-куанычларга уралып яшәгез. Килер көннәрегез матур, күңел күгегез һәрчак аяз булсын.
Күп тә түгел, аз да түгел - чын юбилей!
Гомерегезнең бер күңелле бәйрәме бу.
Кулларыгызда чәчәкләрнең генә түгел,
Ирешелгән уңышларның бәйләме бу.
Адымнарыгыз - кыю, күңелегез - шат,
Һәрчак көчле яңгырасын тормыш җырыгыз!
Бүгенгедәй юбилейлар бизәп торсын
Гомерегезнең һәрбер чорын, тормыш юлын!
Иң изге теләкләр белән, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" коллективы.
Сезнең игътибарыгызга Нәзирә Гатуфовнага багышланган язманы тәкъдим итәбез.
Безнең бәхеткә килгән
Кемнең дә булса гомер бәйрәме уңаеннан гади генә котлау тексты әзерләү дә - шактый җаваплы эш. Чөнки язма героеның үзенә генә хас матур сыйфатларын, аңа гына хас "изюминкалар"ын табарга, аны укучы хөкеменә тапшырырга кирәк.
Ә инде ярты гасырлык гомер юлының яртысыннан артыгын район газетасына багышлаган, утыз елдан артык аның һәр санын үзенең күңел җылысы һәм күз нуры аша үткәргән Шәймәрданова Нәзирә Гатуф кызы турында - бигрәк тә. Эшкә нык, беркемнең дә үтенечен игътибарсыз калдырмаучы, тапкыр һәм җор телле, күп сөйләшми торган Нәзирәнең, ни генә әйтсәң дә, барлык уңай сыйфатларын да санап бетерерлек түгел кебек. Күңеленең иң тирән төпкелендә соклангыч әллә күпме энҗе-мәрҗән - бихисап күңел байлыгы ята сыман.
Элекке хезмәттәшебез - матбугат ветераны Равил абый Гыймадиев әйткәндәй, "аның хезмәт кенәгәсендә нибары бер генә җөмлә бар", - дию дөреслектән әллә ни ерак түгел. Туган авылы Сарайлыдан Ләшәү Тамакка йөреп урта мәктәпне тәмамлагач, ул елларда мәҗбүри булганча, бер ел күмәк хуҗалыкта сыер савучы булып эшли. Ә көзгә район газетасы редакциясенең ишеген шакый. Ул елларда район журналистикасында - ир-атлар хакимлек иткән чор. Редактор булып гаять таләпчән, бөртекчән, киң белемле Илгизәр Кушаев эшли. Иҗат хезмәткәрләре арасында - Хәниф Хәйруллин, Равил Гыймадиев, Самат Миңнехуҗин, журналистлык канына кадәр сеңгән Рәйханә Мирсәетова һәм башкалар... Авыл мәктәбен тәмамлаган, моңа кадәр машинканы күргәне дә булмаган япь-яшь кызның секретарь-машинистка, ягъни нәкъ менә шул кырыс йөзле, кайчак ял көннәрендә дә редакция бүлмәсеннән чыкмыйча иҗат итүче абыйларның кулъязмаларын машинкада җыючы булып эшкә килүе - үзе батырлык. Фикер артыннан өлгерергә тырышып, ашыгып язылган кулъязмаларны тану - икенче батырлык.
- Хәниф абыйның гел таяктан гына торган язуын ничек укый алгандыр ул, - дип, бүген дә гаҗәпләнәләр ул елларда эшләгән журналистлар.
Бер бармаклап текст җыярга өйрәнүе җиңел булмый. Әле ул текстларны газетага өлгертеп, машинкада кат-кат төзәтеп басарга да кирәк. Яшь кызның эшкә өйрәнә аласына кайберәүләр шикләнеп караса да, менә дигән итеп машинкада басарга өйрәнә Нәзирә һәм, озак та үтми, үз эшенең остасына әйләнә. Шул бер шомарган көйгә җырлап кына эшләп утыра алыр иде дә бит... Ике меңенче еллар ахырында үзгәреш җилләре исә башлый. Шаулап-гөрләп торган типография ябылып, идәннән түшәмгә кадәр җитә торган хәреф җыю машиналары тынып кала. Газетаны җыю һәм версткалау компьютерлаштырыла. Зур бер типография, дистәләгән кешеләр эшли торган эшне 3-4 кеше башкара башлый. Билгеле, күчеш этабы җиңел генә узмады. Моңа кадәр күз күрмәгән техниканы - компьютерларны, өйрәнсә, иң яшь һәм зиһенле хезмәткәребез Нәзирә генә өйрәнә алыр, диделәр. Аның белән тагын өч яшь кешене берничә ай буе компьютерда җыярга һәм газета басарга өйрәттеләр. Арабыздан иң җитезе, иң үҗәте, иң тырышы Нәзирә булды.
Аның белән эшләве, гомумән, җиңел. Газета салырга макетны сызып кертү җитә аңа. Сантиметры сантиметрга туры килмәгән җирләрен үзе тигезләп бетерә, тулып бетмәгән яктылыкларны тутыра, кирәкле элементларны өсти. Янына басып, кулыннан тотып салдыру, "теге урынын - тегеләй, бу урынын болай тутыр", дип әйтеп тору кирәк түгел аңа. Аннан соң ул елларда компьютер - газета операторларында гына. Һәр журналист, һәр хезмәткәр алдында компьютер соңрак барлыкка килде. Ә аңынчы ничә иҗат хезмәткәре кулдан язган татарча материалларны Нәзирә берүзе җыйды. Клавишалар өстеннән йөгергән бармакларына күз иярми. Грамоталы, хатасыз җыюы белән дә сокландыра иде ул безне.
Менә утыз елдан артык инде ул хезмәтен тел-теш тидермәслек итеп башкара. Эш дәверендә нәрсәгә булса да төртелеп, нәрсәне дә булса эшли алмый калганын хәтерләмибез без аның. Шунысын да әйтергә кирәк: редакциядә кем тели, шул эшли алмый. Чөнки биредә редакция хезмәткәренең хезмәте беркайчан да эш сәгате белән генә чикләнмәде. Ашыгыч материалларны көтеп, эш сәгатеннән соңга калган көннәр, элекке елларда ут сүнгән чаклар да еш була иде. Гомумән, редакция хезмәткәреннән үз эшен яхшы белү генә түгел, җитезлек тә, гадәттән тыш хәлләрдә югалып калмау да таләп ителә. Шуңа күрә биредә бик сирәкләр генә төпләнеп кала. Нәзирә - шундый сирәкләрнең берсе. Соңгы елларда "Газетагыз бик матур чыга", - дигән сүзләрне еш ишетәбез. Монда, беренче чиратта, Нәзирәбезнең өлеше зур. Һәр өтерне, һәр хәреф, һәр рәсемне күңел күзе аша үткәреп, газета битенә матурлап салучы, бизәүче ул. Күптән түгел республика газеталары газета салуның яңа программасына - индизайнга күчтеләр. Һәм, әлбәттә, яңа программаны Нәзирәбез дә уңышлы үзләштерде. Гомумән, газета салу - бөтен иҗат мөмкинлегеңне эшкә җигеп, эзләнеп башкара торган хезмәт. Газета салудан бушаган арада Нәзирә интернет киңлекләрендә казынырга ярата, газета өчен отышлы булырдай элементларны эшләп карый, даими өйрәнә... Хезмәтен чын күңелдән яраткан кеше генә аңа бөтен йөрәк җылысын бирә ала. Нәзирә - нәкъ шундый, ул үз урынында. Билгеле, нервларның соң чиккәчә киерелгән чаклары да еш була.
Чөгендер басуларында, өмәләр, яфрак азык әзерләү һәм башка эшләр вакытында да Нәзирә - иң батырларыбыздан.
Нәзирәнең көн саен Сарайлыдан килеп йөрүе дә - үзенә күрә бер батырлык. Озын еллар буе узгынчы машиналарга утыра-утыра, эшкә йөргән хезмәттәшебезнең утыздан артык еллар эчендә эшкә килми калганын яки, бер генә тапкыр булса да, соңга калганын редакциядәгеләрдән кем дә булса хәтерли микән? Соңгы елларда ул машина да, техника йөртү таныклыгын да алды.
Күпьеллык тырыш һәм фидакарь - бу сүз һич арттырусыз кулланыла - хезмәте өчен хезмәттәшебез район Советы, "Татмедиа" җәмгыяте, ТР Министрлар Кабинеты, Басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгының Почет грамоталары белән бүләкләнде.
Батыр туса - ил бәхетенә, яңгыр яуса - җир бәхетенә, диләр. Ә Нәзирә редакциягә эшкә безнең бәхеткә килгән. Яхшы хезмәткәр булу өстенә Нәзирә - ышанычлы, ярдәмчел, беркемнең дә үтенечен игътибарсыз калдырмый торган игелекле хезмәттәш тә. Әнисе Маһира апага - терәк, туганнары, апа-абыйларының балалары өчен - кайгыртучан, бала җанлы апа. Сиңа киләчәктә дә яраткан хезмәтеңнән тәм табып, рәхәт итеп эшләвеңне, ныклы сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге телибез, хөрмәтле хезмәттәшебез!
Зөлфия Шәрипова, бүлек мөхәррире.
Нет комментариев