Сарман районы мәктәпләре
Балагызга мәктәп эзлисезме? Бу биттә сез районның күп кенә мәктәпләре белән таныша аласыз. Биредә аларның адреслары, телефоннары һәм башка файдалы мәгълүмат бирелә.
-
Сарман гимназиясе
Тасвирлама: Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе «Сарман гимназиясе». Сарман гимназиясенең тарихы 1977 елга барып тоташа. Ул шул елның 15 октябрендә мәктәп буларак ачыла һәм ул 610 укучыны, 43 укытучыны үз эченә ала. 1992 елда мәктәп, районда беренчеләрдән булып, яңа төрле укыту алымнары белән эшли торган гимназия статусын ала. 2009 елның октябрендә анда «Шушы яктан, шушы туфрактан без» дип исемләнгән музей почмагы эшли башлый. Тора-бара, музей түгәрәге оештырыла, музей торгызыла. 2017 елда аңа рәсми рәвештә якташыбыз, язучы, журналист Хәниф Хәйруллин исеме бирелә. Музей укучыларны тарих, әдәбият дөньясы, сәнгать әһелләре, данлы үткәнебез белән бәйли. 2023-2024 уку елында гимназиядә 621 укучы белем ала. Анда якын-тирә Яңа Әхмәт, Каташ-Каран, Янурыс, Дими-Тарлау, Петровский Завод, Әлмәт, Кәүҗияк, Рангазар, Петровка БК, Балтамак, Мортамак, Морбаш кебек авыллардан да укучылар укыйлар. Аларны махсус җиһазландырылган автобуслар йөртә. Гимназия белем һәм тәрбия бирү сыйфаты буенча районда алдынгы урыннарны били, күп төрле мәртәбәле исемнәргә лаек була, призлы урыннар яулый.
Телефон: - +7 (85559) 2-52-15; +7 (85559) 2-51-98
Адресы: Сарман авылы, В.Терешкова урамы, 8 йорт
-
Сарман урта мәктәбе
Тасвирлама: Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе «Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе». Сарман урта мәктәбендә район үзәге балалары белән бергә якын-тирәдәге 7 авылдан да автобус белән 35 бала йөреп укый. Мәктәптә 41 укытучы эшли, шуларның 10сы – югары, 29ы беренче квалификацион категориягә ия. Зур сыйныфларда укыту төрле профильләр буенча алып барыла: математика, җәмгыять белеме, химия, биология кебек фәннәр тирәнтен өйрәтелә, педагогик юнәлеш сыйныфы эшли. Мәктәптә укучыларга тәрбия бирү башлыча патриотик юнәлештә бара. Балалар өчен «Яшьармияче» түгәрәге уңышлы эшләп килә. «Мирас» музее укучыларга туган якның тарихын, татар халкының милли-мәдәни кыйммәтләрен тирәнтен өйрәнергә, аларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләргә ярдәм итә. Анда Бөек Ватан сугышына караган музей почмагы да булдырылды. Балалар робототехника, шахмат һәм театр түгәрәкләренә, спорт секцияләренә дә яратып йөриләр. Узган уку елында XVI яшүсмерләр иҗат коллективларының эстрада осталыгы буенча Идел буе бәйгесендә мәктәпнең театр төркеме Гран-прига ия булды. Мәктәп 1920 елда беренче тапкыр Сарманда дәүләт башлангыч мәктәбе булып ачылган уку йортының варисы булып тора. Ә хәзерге бина 1974 елда ачыла. Зур тарихлы мәктәп күренекле шәхесләр тәрбияләгән. Алар арасында Татарстанның халык язучысы, шагыйрә Клара Булатова; Татарстанның халык артисты, җырчы Зөһрә Шәрифуллина; Татарстанның халык артисткасы Фәридә Сафина; Россиянең дәүләт эшлеклесе Хафиз Салихов, шагыйрь, язучы һәм академик Дамир Гарифуллин һәм башкалар бар.
Телефон: - +7 (85559) 2-51-96
Адресы: Сарман авылы, Ленин урамы,1б йорт
-
Җәлил беренче мәктәбе
Тасвирлама: «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. Шәһәр тибындагы Җәлил поселогына ХХ гасырның 60 нчы елларында Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында нефтьчеләр поселогы буларак нигез салына. Аңа күренекле татар шагыйре Муса Җәлилнең исеме бирелә. Республика картасында барлыкка килгән яңа нокта чынлыкта исә карлы кыр уртасында төзелгән биш дүрт катлы йорттан тора. 1964 елның 11 гыйнварында бирегә поселокның беренче кешеләре килә. Ә мәктәп вакытлыча Ленин урамындагы 10 һәм 12 нче торак йортларның фатирларына урнаша. Укучылар башта бик аз була: кайбер сыйныфлар буш кала, башкаларында бер-ике генә укучы утыра. Ул рәсми рәвештә Әлмәт шәһәренең 15 нче мәктәбе булып исәпләнә. Чөнки ул вакытта поселокка әле исем бирелмәгән була. Беренче елны ук беренче мәктәпнең укытучылар коллективы һәм укучылар Муса Җәлил музее төзергә булалар. Шагыйрьнең туган көне – 15 февраль мәктәпнең 215 санлы боерыгы нигезендә (04.02.1964) аның һәм пионер дружинасының туган көненә әйләнә. Соңрак биредә тынлы оркестр да төзелә. Бүгенге көндә мәктәп – районда аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче бердәнбер мәктәп булып тора. Ул – “Мәгариф” өстенлекле милли проектында республика конкурсы җиңүчесе дә. Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә районда алдынгы сафларда бара. Аның укучылары район, республика һәм Бөтенроссия күләмендәге бәйгеләрдә актив катнашалар, җиңүләр һәм призлы урыннар яулыйлар.
Телефон: - +7 (85559) 6-76-14
Адресы: Җәлил поселогы, Урман урамы, 25 йорт
-
Җәлил икенче мәктәбе
Тасвирлама: «Җәлил икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. Мәктәптә бүгенге көндә 706 укучы белем ала. 50 укытучының 19ы – югары квалификацияле. Социаль-икътисади сыйныф, күп санлы түгәрәкләр һәм секцияләр эшли. 31 сыйныф кабинеты, 24870 китабы булган китапханә, 1,6 гектар укыту-тәҗрибә участогы, 288 квадрат метрлы спорт, актлар, тренажер, гимнастика заллары, өйрәнү-производство һәм уку мастерскойлары, информатика, эмоциональ бушану, медицина кабинетлары бар. Мәктәптә Иске Минзәләбаш, Александровка, Татар Карамалысы һәм Сөләй авылларыннан да балалар укыйлар. Укучылар фән олимпиадаларының республика һәм төбәк этапларында призлы урыннар алалар. “Дай пять!” республика конкурсында укучылар финалга чыктылар. Узган һәм быелгы уку елында “Школьный бизнес-старт” республика проектының да финалистлары булдылар. Ә агымдагы елда мәктәпнең ата-аналар комитеты “Тату сыйныф серләре” республика конкурсының “Спорт рухы өчен” номинациясендә җиңү яулады.
Телефон: - +7 (85559) 6-76-17
Адресы: Җәлил поселогы, Әхмәдиев урамы, 23 йорт
-
Җәлил гимназиясе
Тасвирлама: «Җәлил гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Телефон: - +7 (85559) 3-16-93
Адресы: Җәлил поселогы, Әхмәдиев урамы, 39а йорт
-
Зур Нөркәй урта мәктәбе
Тасвирлама: «Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. Бай тарихлы Зур Нөркәй урта мәктәбе – районда алдынгы мәктәпләрнең берсе. Аның башлангычы 1919 елга барып тоташа. Хәзерге көндә биредә 90га якын бала белем ала. Мәктәптә белем һәм тәрбия бирү татар телендә башкарыла. Аның Юлтимер һәм Карашай-Саклау авылларында 2 филиалы эшли. Тирә-як авыллардан килеп укучы балаларны мәктәп автобуслары йөртә. Ике укытучы – югары категорияле, 6 укытучы «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Мәктәп директоры Ләйлә Назим кызы «Татарстанның атказанган укытучысы» исеменә лаек булды. Коллектив Казан федераль, Яр Чаллы дәүләт педагогия университетлары белән хезмәттәшлек итә. Шушы уку йортлары укытучылары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә мәктәптә һәр елны республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләр, укытучылар өчен семинарлар үткәрелә. Иң яхшы эшләр җыентык итеп бастырыла. Ә «Кул эшләре» түгәрәге – мәктәпнең визит карточкасы. Анда балалар калфак тегәргә һәм чигәргә өйрәнәләр. Күп еллардан бирле кәгазьдән вазалар, башка предметлар үрү түгәрәге дә эшләп килә. 1993 елда ачылган туган якны өйрәнү музее шушы авылда туып-үскән язучы һәм шагыйрь Соббух Рафиков исемен йөртә. Анда язучының шәхси әйберләре саклана.
Телефон: - +7 (85559) 4-62-42
Адресы: Зур Нөркәй авылы, Мәктәп урамы, 34 йорт
-
М. Рәмзи исемендәге Әлмәт мәктәбе
Тасвирлама: Морад Рәмзи исемендәге «Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. Әлмәт урта мәктәбе зур үсеш юлы кичерә, ләкин сикәлтәләр дә булмый калмый. Ул унике елга «урта» дигән статусын югалтып тора, ә 2020 елда ул кабат урта мәктәпкә әйләнә. Бүгенге көндә биредә 110 укучы белем ала, мәктәпкәчә балалар төркемендә 7 бала тәрбияләнә. Аларга 15 педагог һәм 1 тәрбияче белем һәм тәрбия бирә. Мәктәпнең төп үзенчәлеге шунда – белем һәм тәрбия бирү белән беррәттән, балалар күңеленә милли үзаңны сеңдерү, аларда халкыбызның милли традицияләренә ихтирам тәрбияләү. 2021 елда аңа шушы авылда туып-үскән, шушы авылдан чыккан күренекле дин галиме Морад Рамзи исеме бирелә. Әлмәтлеләр үз авыллары мәктәбендә белем алган башка күренекле якташлары, шул исәптән күп еллар Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсен җитәкләүче Җәүдәт Салихов белән дә хаклы рәвештә горурланалар.
Телефон: - +7 (85559) 4-23-34
Адресы: Әлмәт авылы, Л. Рәхмәтуллин урамы, 1 йорт
-
А.А. Казаков исемендәге Александровка мәктәбе
Тасвирлама: Советлар Союзы Герое А.А.Казаков исемендәге «Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. Александровка авылында беренче мәктәп 1906 елда ачыла. Ул земство мәктәбе дип йөртелә. 1917 елда ул – җидееллык, 1957 елда – сигезьеллык, 1966 елда урта мәктәпкә әйләнә. Ә 2015 елда, балалар саны кимү сәбәпле, төп гомуми белем бирү мәктәбенә әйләнә. Вакытлар үтү белән мәктәп үсә, үзгәрә. Ә бүгенге көндә ул яхшы матди-техник һәм уку-укыту базасы булган заманча мәктәп булып тора. Анда укыту һәм тәрбия бирү рус телендә алып барыла. Мәктәптә күрше авыллардан да балалар укый. Ул шулай ук – күпмилләтле. Анда төрле милләт балалары дус һәм тату итеп укыйлар, төрле чараларда катнашалар. 2019 елдан мәктәп шушы авыл егете – Советлар Союзы Герое Александр Казаков исемен йөртә башлый. Укучылар аның хакындагы истәлекне кадерләп саклыйлар, аның үрнәгендә үз илләрен, туган җирләрен яратырга өйрәнәләр.
Телефон: - +7 (85559) 4-73-34
Адресы: Александровка авылы, Мәктәп урамы, 5 йорт
-
Петровский Завод мәктәбе
Тасвирлама: «Петровский Завод урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. Петровский Завод авылы спирт заводы тарихы беренче гильдия сәүдәгәр, меценат В.Г.Стахеев исеме белән бәйле. Ул 1891 елда шушы төбәкләргә килә, аның гүзәл табигатенә, искиткеч чиста чишмә һәм Игәнә елгасы суларына, торф ятмаларының байлыгына таң кала. Аны шулай ук арзан чимал һәм эшче көчләр дә җәлеп итә һәм ул биредә спирт заводы төзергә карар кыла. Ә завод ул – кешеләр, кешеләр исә – мәктәп, дигән сүз. Петровский Завод урта мәктәбе тарихы 1910 елга барып тоташа. 1974 елда аның яңа бинасы ачыла. Бүгенге көндә биредә 135 балага 17 укытучы белем бирә. 2 укытучы – югары, 13 укытучы – беренче категорияле. Укыту рус телендә алып барыла, балалар шулай ук татар телен дә өйрәнәләр. Укучылар Югары һәм Түбән Чыршылы, Усай, Үрнәк, Күктау, Нарат Асты, Шыгай, Чукмарлы, Мостафин, Пробуждение, Дружба, Ләке авылларыннан да килеп укыйлар. Аларны ике мәктәп автобусы йөртә. Мәктәптә “Үсеш ноктасы” кабинеты, туган якны өйрәнү музее эшли, мәктәп яны участогы бар. Укучылар ел саен район, республикакүләм бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында җиңүләр яулыйлар, призлы урыннар алалар.
Телефон: - +7 (85559) 4-41-88
Адресы: Петровский Завод авылы, Заречная урамы, 2 йорт
-
А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш мәктәбе
Тасвирлама: «А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе күренекле укучылары белән данлыклы. Биредә күренекле фантаст - язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучылар берлеге әгъзасы Адлер Тимергалин; Татарстанның атказанган артисты, ТНВ телеканалы алып баручысы Илтөзәр Мөхәммәтгалиев; ТАССР мәгариф министры урынбасары Гыйздениса Гарифуллина; Карабаш битум заводына нигез салучы, озак еллар аның директоры булып эшләгән Ленар Зайнуллин; Галимҗан Ибраһимов исемендәге Казан тел һәм тарих институты галимнәре Заһир Шәйхелисламов, Гамирҗан Дәүләтшин; Татарстанның атказанган табибы Лениз Ризатдинов; 40 елга якын Нурлат район Советы депутаты булып сайланган, СССР ның авыл хуҗалыгы отличнигы, РФнең почетлы юл төзүчесе, Почет билгесе ордены кавалеры Адлер Газизуллин; хәрби подполковник, Россия Федерациясенең дәүләт киңәшчесе Альберт Сафин һәм башкалар белем алган. Биредә Адлер Тимергалин исемендәге авыл музее эшләп килә, 2022 нче елда Адлер Тимергалин исемендәге туган тел кабинеты ачылды. Мәктәп укучылары һәм укытучылары Россия, республика, районкүләм конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. 2024 нче елда төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында мәктәп беренче урынны яулады.
Телефон: - +7 (85559) 4-53-10
Адресы: Иске Минзәләбаш авылы, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 1 йорт
-
Ләшәү-Тамак мәктәбе
Тасвирлама: «Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. Ләшәү Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе – Сарман районының иң өлкән мәгариф учакларының берсе. Авылда беренче мәктәп ачылу 1937-1938 уку елларына туры килә. Бу җидееллык мәктәп була. Мәктәпнең яңа ике катлы бинасы 1978 нче елда ачыла. Бүгенге көндә мәктәптә 87 укучы белем бала. Мәктәп бинасында урнашкан балалар бакчасында 12 бала тәрбияләнә. Укучыларның күбесе – Җәлил бистәсеннән. Мәктәпнең милли мохите укуга шәхси игьтибар җитмәгән төрле милләт балаларын, гаиләдә белем алган укучыларны да үзенә тарта алды. Белем учагы электән экологик тәрбия бирү юнәлешендәге уңышлары белән горурлана ала. Мәктәп – республикакүләм «ЭкоЯз», «Эколидер», «Яшел команда», Халыкара балалар һәм яшүсмерләр премиясе «Экология – һәркемнең эше» кебек бәйгеләр җиңүчесе. Биредә «Экомәрхәмәт» балалар экологик хәрәкәте эшчәнлеге көчле. Мәктәп – районның экологик юнәлеш буенча инновацион мәйданчыгы, республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләрне колачлаучы мәйдан. («Формирование целостного экологического мировозрения и этнических ценностей по отношению к природе через экологизацию образовательного процесса»). Дистә еллар элек нигезләнгән мәктәп яны бакчасы, «Туган якны өйрәнү» музее данлы традицияләрне дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Белем учагы илкүләм акцияләргә кушыла, патриотик тәрбия бирү юнәлешендә нәтиҗәле эшли. Укучыларга 11 мөгаллим белем бирә. Аларның бишесе – югары квалификацион категорияле. Өч мөгаллим беренче квалификацион категориягә ия. Тәҗрибәле укытучылар янәшәсендә һәрчак яшь мөгаллимнәр булуы да сөендерә. 2023-2024 нче уку елы ахырында мәктәп яңа проектка старт бирде. Инновацион мәйданчык кысаларында «ЭКО-Мәрхәмәт» җәйге экологик лагерь эшли башлады. Анда районнан махсус хәрби операциядә катнашучыларының балалары, аз керемле, күп балалы гаиләләрдән булган 30 бала ял итә алды.
Телефон: - +7 (85559) 4-13-42
Адресы: Дүсем авылы, Совет урамы, 1б йорт
-
З. Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер мәктәбе
Тасвирлама: «Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. Иске Кәшер урта мәктәбе 1985 нче елның 1 нче сентябреннән балаларны яңа бинага кабул итә. 2019 нчы елда аңа шушы авылда туып-үскән батыр җәлилче, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше – I дәрәҗә Ватан сугышы һәм Җиңү орденнары кавалеры Зиннәт Хәсәнов исеме бирелә. Ә инде 2020 нче елның 9 маенда аның диварына батыр җәлилчегә багышланган истәлек тактасы урнаштырыла. Ул герой якташыбыз исемен горур йөртә. «Кызыл ромашка» исеме астында батырлар һәм патриотлар мәктәбе эшләп килә. Зиннәт Хәсәнов исемендәге дружина 11 отрядны берләштерә. Һәрбер отряд бер җәлилче исемен йөртә. Мәктәпнең Сарайлы авылында филиалы эшли. 2019 нчы елда ул «Рәсәйнең иң яхшы мәктәбе» конкурсында лауреат исеменә лаек була. Хәзерге вакытта анда – 64 укучы, Сарайлы филиалында 21 бала белем ала. Мәктәпкәчә төркемдә 11 бала тәрбияләнә. Мәктәп автобуслары 9 авылдан 38 баланы йөртәләр.
Телефон: - +7 (85559) 4-86-45
Адресы: Иске Кәшер авылы, Гагарин-2 урамы, 1 йорт
-
Саклаубаш урта мәктәбе
Тасвирлама: «Саклаубаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. Саклаубаш урта мәктәбенең 1 гасырга якын тарихы бар. 1933 нче елда Саклаубаш авылында башлангыч мәктәп ачыла. 1973 нче елда мәктәп яңа бинага күчә, урта мәктәп статусын ала. 2014 нче елда мәктәптә капиталь ремонт булды. Узган уку елында мәктәп 50 еллык юбилеен билгеләп узды. Бүгенге көндә мәктәптә 41 бала белем һәм тәрбия ала. Фәннәр 1-9 классларда татар телендә, 10-11 классларда рус телендә укытыла. Укучылар мәктәпкә 3 авылдан: Саклаубаш, Өй-Өйле Саклау, Алга авылларыннан йөреп укыйлар. Балаларны мәктәпкә йөртү өчен автобус куелган. Мәктәп педагогик кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. 16 укытучының барысы да югары белемле, 3 се югары, 9 ы беренче квалификацияле. Мәктәп заман белән бергә атлый. Белем бирү белән бергә, балаларның сәләтләрен ачу һәм үстерү буенча да нәтиҗәле эш бара. Укучылар һәм укытучылар төрле конкурсларда, ярышларда, фәнни-гамәли конференцияларда катнашып, үз көчләрен сыныйлар, җиңүгә ирешәләр. Үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан, мәктәп коллективы районара семинарлар, фәнни-гамәли конференцияләр уздыра.
Телефон: - +7 (85559) 4-34-24
- +7 (917) 858-52-96
- +7 (917) 222-97-97
- +7 (85559) 2-40-81
Адресы: Саклаубаш авылы, Д. Сөләйманов урамы, 37 йорт