САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Сарман урта мәктәбе

Сарман урта мәктәбе
  • Тасвирлама:

    Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе «Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе». Сарман урта мәктәбендә район үзәге балалары белән бергә якын-тирәдәге 7 авылдан да автобус белән 35 бала йөреп укый. Мәктәптә 41 укытучы эшли, шуларның 10сы – югары, 29ы беренче квалификацион категориягә ия. Зур сыйныфларда укыту төрле профильләр буенча алып барыла: математика, җәмгыять белеме, химия, биология кебек фәннәр тирәнтен өйрәтелә, педагогик юнәлеш сыйныфы эшли. Мәктәптә укучыларга тәрбия бирү башлыча патриотик юнәлештә бара. Балалар өчен «Яшьармияче» түгәрәге уңышлы эшләп килә. «Мирас» музее укучыларга туган якның тарихын, татар халкының милли-мәдәни кыйммәтләрен тирәнтен өйрәнергә, аларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләргә ярдәм итә. Анда Бөек Ватан сугышына караган музей почмагы да булдырылды. Балалар робототехника, шахмат һәм театр түгәрәкләренә, спорт секцияләренә дә яратып йөриләр. Узган уку елында XVI яшүсмерләр иҗат коллективларының эстрада осталыгы буенча Идел буе бәйгесендә мәктәпнең театр төркеме Гран-прига ия булды. Мәктәп 1920 елда беренче тапкыр Сарманда дәүләт башлангыч мәктәбе булып ачылган уку йортының варисы булып тора. Ә хәзерге бина 1974 елда ачыла. Зур тарихлы мәктәп күренекле шәхесләр тәрбияләгән. Алар арасында Татарстанның халык язучысы, шагыйрә Клара Булатова; Татарстанның халык артисты, җырчы Зөһрә Шәрифуллина; Татарстанның халык артисткасы Фәридә Сафина; Россиянең дәүләт эшлеклесе Хафиз Салихов, шагыйрь, язучы һәм академик Дамир Гарифуллин һәм башкалар бар.

  • Директор:

    Газимова Лилия Раисовна

  • Телефон:
    • +7 (85559) 2-51-96
  • Электрон почта:

    SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru

  • Адресы:

    Сарман авылы, Ленин урамы,1б йорт