САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

“Петровский Завод урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Петровский Завод урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
  • Тасвирлама:

    Петровский Завод авылы спирт заводы тарихы беренче гильдия сәүдәгәр, меценат В.Г.Стахеев исеме белән бәйле. Ул 1891 елда шушы төбәкләргә килә, аның гүзәл табигатенә, искиткеч чиста чишмә һәм Игәнә елгасы суларына, торф ятмаларының байлыгына таң кала. Аны шулай ук арзан чимал һәм эшче көчләр дә җәлеп итә һәм ул биредә спирт заводы төзергә карар кыла. Ә завод ул – кешеләр, кешеләр исә – мәктәп, дигән сүз. Петровский Завод урта мәктәбе тарихы 1910 елга барып тоташа. 1974 елда аның яңа бинасы ачыла. Бүгенге көндә биредә 135 балага 17 укытучы белем бирә. 2 укытучы – югары, 13 укытучы – беренче категорияле. Укыту рус телендә алып барыла, балалар шулай ук татар телен дә өйрәнәләр. Укучылар Югары һәм Түбән Чыршылы, Усай, Үрнәк, Күктау, Нарат Асты, Шыгай, Чукмарлы, Мостафин, Пробуждение, Дружба, Ләке авылларыннан да килеп укыйлар. Аларны ике мәктәп автобусы йөртә. Мәктәптә “Үсеш ноктасы” кабинеты, туган якны өйрәнү музее эшли, мәктәп яны участогы бар. Укучылар ел саен район, республикакүләм бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында җиңүләр яулыйлар, призлы урыннар алалар.

  • Директор:

    Иванов Дмитрий Анатольевич

  • Телефон:
    • +7(855)-594-41-88
  • Электрон почта:

    spz.sar@mail.ru

  • Адресы:

    Сарман районы, Петровский Завод авылы, Заречная урамы, 2 йорт