САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Ләшәү-Тамак мәктәбе

Ләшәү-Тамак мәктәбе
  • Тасвирлама:

    «Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. Ләшәү Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе – Сарман районының иң өлкән мәгариф учакларының берсе. Авылда беренче мәктәп ачылу 1937-1938 уку елларына туры килә. Бу җидееллык мәктәп була. Мәктәпнең яңа ике катлы бинасы 1978 нче елда ачыла. Бүгенге көндә мәктәптә 87 укучы белем бала. Мәктәп бинасында урнашкан балалар бакчасында 12 бала тәрбияләнә. Укучыларның күбесе – Җәлил бистәсеннән. Мәктәпнең милли мохите укуга шәхси игьтибар җитмәгән төрле милләт балаларын, гаиләдә белем алган укучыларны да үзенә тарта алды. Белем учагы электән экологик тәрбия бирү юнәлешендәге уңышлары белән горурлана ала. Мәктәп – республикакүләм «ЭкоЯз», «Эколидер», «Яшел команда», Халыкара балалар һәм яшүсмерләр премиясе «Экология – һәркемнең эше» кебек бәйгеләр җиңүчесе. Биредә «Экомәрхәмәт» балалар экологик хәрәкәте эшчәнлеге көчле. Мәктәп – районның экологик юнәлеш буенча инновацион мәйданчыгы, республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләрне колачлаучы мәйдан. («Формирование целостного экологического мировозрения и этнических ценностей по отношению к природе через экологизацию образовательного процесса»). Дистә еллар элек нигезләнгән мәктәп яны бакчасы, «Туган якны өйрәнү» музее данлы традицияләрне дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Белем учагы илкүләм акцияләргә кушыла, патриотик тәрбия бирү юнәлешендә нәтиҗәле эшли. Укучыларга 11 мөгаллим белем бирә. Аларның бишесе – югары квалификацион категорияле. Өч мөгаллим беренче квалификацион категориягә ия. Тәҗрибәле укытучылар янәшәсендә һәрчак яшь мөгаллимнәр булуы да сөендерә. 2023-2024 нче уку елы ахырында мәктәп яңа проектка старт бирде. Инновацион мәйданчык кысаларында «ЭКО-Мәрхәмәт» җәйге экологик лагерь эшли башлады. Анда районнан махсус хәрби операциядә катнашучыларының балалары, аз керемле, күп балалы гаиләләрдән булган 30 бала ял итә алды.

  • Директор:

    Дәүләтов Ринат Сиринович

  • Телефон:
    • +7 (85559) 4-13-42
  • Электрон почта:

    school-leshew@yandex.ru

  • Адресы:

    Дүсем авылы, Совет урамы, 1б йорт