САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

“Саклаубаш урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Саклаубаш урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
  • Тасвирлама:

    Саклаубаш урта мәктәбенең 1 гасырга якын тарихы бар. 1933 нче елда Саклаубаш авылында башлангыч мәктәп ачыла. 1973 нче елда мәктәп яңа бинага күчә, урта мәктәп статусын ала. 2014 нче елда мәктәптә капиталь ремонт булды. Узган уку елында мәктәп 50 еллык юбилеен билгеләп узды. Бүгенге көндә мәктәптә 41 бала белем һәм тәрбия ала. Фәннәр 1-9 классларда татар телендә, 10-11 классларда рус телендә укытыла. Укучылар мәктәпкә 3 авылдан: Саклаубаш, Өй-Өйле Саклау, Алга авылларыннан йөреп укыйлар. Балаларны мәктәпкә йөртү өчен автобус куелган. Мәктәп педагогик кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. 16 укытучының барысы да югары белемле, 3 се югары, 9 ы беренче квалификацияле. Мәктәп заман белән бергә атлый. Белем бирү белән бергә, балаларның сәләтләрен ачу һәм үстерү буенча да нәтиҗәле эш бара. Укучылар һәм укытучылар төрле конкурсларда, ярышларда, фәнни-гамәли конференцияларда катнашып, үз көчләрен сыныйлар, җиңүгә ирешәләр. Үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан, мәктәп коллективы районара семинарлар, фәнни-гамәли конференцияләр уздыра.

  • Директор:

    Һадиев Алмаз Рәшитович

  • Телефоннар:
    • +7 (85559) 4-34-24
    • +7 (917) 858-52-96
    • +7 (917) 222-97-97
    • +7 (85559) 2-40-81
  • Электрон почта:

    sarmanbuh@yandex.ru

  • Адресы:

    Сарман районы, Саклаубаш авылы, Д.Сөләйманов урамы, 37 йорт