САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

“А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
  • Тасвирлама:

    Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе күренекле укучылары белән данлыклы. Биредә күренекле фантаст - язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучылар берлеге әгъзасы Адлер Тимергалин; Татарстанның атказанган артисты, ТНВ телеканалы алып баручысы Илтөзәр Мөхәммәтгалиев; ТАССР мәгариф министры урынбасары Гыйздениса Гарифуллина; Карабаш битум заводына нигез салучы, озак еллар аның директоры булып эшләгән Ленар Зайнуллин; Галимҗан Ибраһимов исемендәге Казан тел һәм тарих институты галимнәре Заһир Шәйхелисламов, Гамирҗан Дәүләтшин; Татарстанның атказанган табибы Лениз Ризатдинов; 40 елга якын Нурлат район Советы депутаты булып сайланган, СССР ның авыл хуҗалыгы отличнигы, РФнең почетлы юл төзүчесе, Почет билгесе ордены кавалеры Адлер Газизуллин; хәрби подполковник, Россия Федерациясенең дәүләт киңәшчесе Альберт Сафин һәм башкалар белем алган. Биредә Адлер Тимергалин исемендәге авыл музее эшләп килә, 2022 нче елда Адлер Тимергалин исемендәге туган тел кабинеты ачылды. Мәктәп укучылары һәм укытучылары Россия, республика, районкүләм конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. 2024 нче елда төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында мәктәп беренче урынны яулады.

  • Директор:

    Каюмова Эльвира Сабировна

  • Телефон:
    • +7(855)-594-53-10
  • Электрон почта:

    menzelsch@mail.ru

  • Адресы:

    Сарман районы, Иске Минзәләбаш авылы, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 1 йорт