САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

“Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
  • Тасвирлама:

    Иске Кәшер урта мәктәбе 1985 нче елның 1 нче сентябреннән балаларны яңа бинага кабул итә. 2019 нчы елда аңа шушы авылда туып-үскән батыр җәлилче, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше – I дәрәҗә Ватан сугышы һәм Җиңү орденнары кавалеры Зиннәт Хәсәнов исеме бирелә. Ә инде 2020 нче елның 9 маенда аның диварына батыр җәлилчегә багышланган истәлек тактасы урнаштырыла. Ул герой якташыбыз исемен горур йөртә. “Кызыл ромашка”исеме астында батырлар һәм патриотлар мәктәбе эшләп килә. Зиннәт Хәсәнов исемендәге дружина 11 отрядны берләштерә. Һәрбер отряд бер җәлилче исемен йөртә. Мәктәпнең Сарайлы авылында филиалы эшли. 2019 нчы елда ул “Рәсәйнең иң яхшы мәктәбе” конкурсында лауреат исеменә лаек була. Хәзерге вакытта анда – 64 укучы, Сарайлы филиалында 21 бала белем ала. Мәктәпкәчә төркемдә 11 бала тәрбияләнә. Мәктәп автобуслары 9 авылдан 38 баланы йөртәләр.

  • Директор:

    Әхмәтбаева Римма Григорьевна

  • Телефон:
    • +7(855)-594-86-45
  • Электрон почта:

    kazirovo2014@yandex.ru

  • Адресы:

    Сарман районы, Иске Кәшер авылы, Гагарин-2 урамы, 1 йорт