САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Сарман гимназиясе

Сарман гимназиясе
  • Тасвирлама:

    Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе «Сарман гимназиясе». Сарман гимназиясенең тарихы 1977 елга барып тоташа. Ул шул елның 15 октябрендә мәктәп буларак ачыла һәм ул 610 укучыны, 43 укытучыны үз эченә ала. 1992 елда мәктәп, районда беренчеләрдән булып, яңа төрле укыту алымнары белән эшли торган гимназия статусын ала. 2009 елның октябрендә анда «Шушы яктан, шушы туфрактан без» дип исемләнгән музей почмагы эшли башлый. Тора-бара, музей түгәрәге оештырыла, музей торгызыла. 2017 елда аңа рәсми рәвештә якташыбыз, язучы, журналист Хәниф Хәйруллин исеме бирелә. Музей укучыларны тарих, әдәбият дөньясы, сәнгать әһелләре, данлы үткәнебез белән бәйли. 2023-2024 уку елында гимназиядә 621 укучы белем ала. Анда якын-тирә Яңа Әхмәт, Каташ-Каран, Янурыс, Дими-Тарлау, Петровский Завод, Әлмәт, Кәүҗияк, Рангазар, Петровка БК, Балтамак, Мортамак, Морбаш кебек авыллардан да укучылар укыйлар. Аларны махсус җиһазландырылган автобуслар йөртә. Гимназия белем һәм тәрбия бирү сыйфаты буенча районда алдынгы урыннарны били, күп төрле мәртәбәле исемнәргә лаек була, призлы урыннар яулый.

  • Директор:

    Алексеева Ләйлә Рафисовна

  • Телефон:
    • +7 (85559) 2-52-15; +7 (85559) 2-51-98
  • Электрон почта:

    faridagimn@mail.ru, SarGimn@mail.ru

  • Адресы:

    Сарман авылы, В.Терешкова урамы, 8 йорт