Советлар Союзы Герое А.А.Казаков исемендәге “Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
-
Тасвирлама:
Александровка авылында беренче мәктәп 1906 елда ачыла. Ул земство мәктәбе дип йөртелә. 1917 елда ул – җидееллык, 1957 елда – сигезьеллык, 1966 елда урта мәктәпкә әйләнә. Ә 2015 елда, балалар саны кимү сәбәпле, төп гомуми белем бирү мәктәбенә әйләнә. Вакытлар үтү белән мәктәп үсә, үзгәрә. Ә бүгенге көндә ул яхшы матди-техник һәм уку-укыту базасы булган заманча мәктәп булып тора. Анда укыту һәм тәрбия бирү рус телендә алып барыла. Мәктәптә күрше авыллардан да балалар укый. Ул шулай ук – күпмилләтле. Анда төрле милләт балалары дус һәм тату итеп укыйлар, төрле чараларда катнашалар. 2019 елдан мәктәп шушы авыл егете – Советлар Союзы Герое Александр Казаков исемен йөртә башлый. Укучылар аның хакындагы истәлекне кадерләп саклыйлар, аның үрнәгендә үз илләрен, туган җирләрен яратырга өйрәнәләр.
-
Директор:
Фазлыеева Гүзәл Дамировна
-
Телефон:
- +7(855)-594-73-34
-
Электрон почта:
rus85@yandex.ru
-
Адресы:
Сарман районы, Александровка авылы, Мәктәп урамы, 5 йорт