САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

“Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
  • Тасвирлама:

    Бай тарихлы Зур Нөркәй урта мәктәбе – районда алдынгы мәктәпләрнең берсе. Аның башлангычы 1919 елга барып тоташа. Хәзерге көндә биредә 90га якын бала белем ала. Мәктәптә белем һәм тәрбия бирү татар телендә башкарыла. Аның Юлтимер һәм Карашай-Саклау авылларында 2 филиалы эшли. Тирә-як авыллардан килеп укучы балаларны мәктәп автобуслары йөртә. Ике укытучы – югары категорияле, 6 укытучы "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Мәктәп директоры Ләйлә Назим кызы “Татарстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек булды. Коллектив Казан федераль, Яр Чаллы дәүләт педагогия университетлары белән хезмәттәшлек итә. Шушы уку йортлары укытучылары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә мәктәптә һәр елны республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләр, укытучылар өчен семинарлар үткәрелә. Иң яхшы эшләр җыентык итеп бастырыла. Ә “Кул эшләре” түгәрәге – мәктәпнең визит карточкасы. Анда балалар калфак тегәргә һәм чигәргә өйрәнәләр. Күп еллардан бирле кәгазьдән вазалар, башка предметлар үрү түгәрәге дә эшләп килә. 1993 елда ачылган туган якны өйрәнү музее шушы авылда туып-үскән язучы һәм шагыйрь Соббух Рафиков исемен йөртә. Анда язучының шәхси әйберләре саклана.

  • Директор:

    Шәйхеразиева Ләйлә Назим кызы

  • Телефон:
    • +7(85559)-4-62-42
  • Электрон почта:

    nurkeevo@mail.ru

  • Адресы:

    Сарман районы, Зур Нөркәй авылы, Мәктәп урамы, 34 йорт