САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

“Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
  • Тасвирлама:

    Шәһәр тибындагы Җәлил поселогына ХХ гасырның 60 нчы елларында Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында нефтьчеләр поселогы буларак нигез салына. Аңа күренекле татар шагыйре Муса Җәлилнең исеме бирелә. Республика картасында барлыкка килгән яңа нокта чынлыкта исә карлы кыр уртасында төзелгән биш дүрт катлы йорттан тора. 1964 елның 11 гыйнварында бирегә поселокның беренче кешеләре килә. Ә мәктәп вакытлыча Ленин урамындагы 10 һәм 12 нче торак йортларның фатирларына урнаша. Укучылар башта бик аз була: кайбер сыйныфлар буш кала, башкаларында бер-ике генә укучы утыра. Ул рәсми рәвештә Әлмәт шәһәренең 15 нче мәктәбе булып исәпләнә. Чөнки ул вакытта поселокка әле исем бирелмәгән була. Беренче елны ук беренче мәктәпнең укытучылар коллективы һәм укучылар Муса Җәлил музее төзергә булалар. Шагыйрьнең туган көне – 15 февраль мәктәпнең 215 санлы боерыгы нигезендә (04.02.1964) аның һәм пионер дружинасының туган көненә әйләнә. Соңрак биредә тынлы оркестр да төзелә. Бүгенге көндә мәктәп – районда аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче бердәнбер мәктәп булып тора. Ул – “Мәгариф” өстенлекле милли проектында республика конкурсы җиңүчесе дә. Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә районда алдынгы сафларда бара. Аның укучылары район, республика һәм Бөтенроссия күләмендәге бәйгеләрдә актив катнашалар, җиңүләр һәм призлы урыннар яулыйлар.

  • Директор:

    Гыйльфанова Регина Равиловна

  • Телефон:
    • +7(855)-596-76-14
  • Электрон почта:

    dzalilsch1@mail.ru

  • Адресы:

    Сарман районы, Җәлил поселогы, Урман урамы, 25 йорт