САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Морад Рәмзи исемендәге “Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Морад Рәмзи исемендәге “Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
  • Тасвирлама:

    Әлмәт урта мәктәбе зур үсеш юлы кичерә, ләкин сикәлтәләр дә булмый калмый. Ул унике елга “урта” дигән статусын югалтып тора, ә 2020 елда ул кабат урта мәктәпкә әйләнә. Бүгенге көндә биредә 110 укучы белем ала, мәктәпкәчә балалар төркемендә 7 бала тәрбияләнә. Аларга 15 педагог һәм 1 тәрбияче белем һәм тәрбия бирә. Мәктәпнең төп үзенчәлеге шунда – белем һәм тәрбия бирү белән беррәттән, балалар күңеленә милли үзаңны сеңдерү, аларда халкыбызның милли традицияләренә ихтирам тәрбияләү. 2021 елда аңа шушы авылда туып-үскән, шушы авылдан чыккан күренекле дин галиме Морад Рамзи исеме бирелә. Әлмәтлеләр үз авыллары мәктәбендә белем алган башка күренекле якташлары, шул исәптән күп еллар Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсен җитәкләүче Җәүдәт Салихов белән дә хаклы рәвештә горурланалар.

  • Директор:

    Садыйков Рамил Хәнифович

  • Телефон:
    • +7(855)-594-23-34
  • Электрон почта:

    almetcs@mail.ru

  • Адресы:

    Сарман районы, Әлмәт авылы, Л.Рәхмәтуллин урамы, 1 йорт