САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Районда балаларның хокуклары якланамы

Районның балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Аны комиссия рәисе - муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева алып барды. Комиссия эшендә прокурор урынбасары Ленар Рәхмәтуллин, район башлыгының террорга каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Гөлнара Әлмөхәммәтова катнаштылар.
Балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Рузилә Вильданова балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне булдырмау, профилактика чаралары күрү һәм тәртип саклау органнары белән үзара эшчәнлек турында сөйләде.
Ведомствоара социаль-реабилитация консилиумы эшчәнлеге, социаль яктан куркыныч астына куелган гаиләләр исемлеген төзү турында “Шәфкать” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Ләлә Насыйбуллина чыгыш ясады.
Районда балаларын өйдә тәрбияләүче, укытучы гаиләләр дә бар. Аларны хокук бозулардан саклау буенча башкарылган профилактик чараларны үз чыгышында мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабиров яктыртты.
Соңыннан фикер алышулар, тәкъдимнәр, районда балигъ булмаган балаларның хокукларын яклау, профилактик чаралар үткәрү буенча җитди сөйләшү булды.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев