САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Венера Ганиева ире белән клип элгән: "Җылый-җылый карыйм бу видеоны"

«Үзәккә үтеп керә, еламыйча түзеп булмый», дип бәялиләр клипны дуслары.

Венера Ганиева Инстаграмга «Сүнмәс йолдызым» җырына клип урнаштырган. Клипта аның ире — декабрь азагында вафат булган Камил Фәйзрахманов белән төшкән фотолар.

Дуслары күп кенә комментарийлар калдырган.

 

«Җылый-җылый карыйм бу видеоны».

«Мин аңлыйм — сезгә Камилсез яшәү авыр. Ә Камил сезсез калса, фаҗига булыр иде… Сез көчле хатын, сезнең янәшәгездә Ходай, үзегезне саклагыз».

«Бик матур яшәгәнсез, күренеп тора».

«Рухы шат булсын».

«Венера ханым! Яраткан кешеңне югалту чиксез авыр… Ләкин нишләргә… Тормыш дәвам итә, барлык сабырлыкны җыеп, яшәргә омтылу гына кала. Сезгэ шушы туган өметегез яшәргэ, илһамланырга көч бирсен! Туар таңнарыгыз күңел тынычлыгы алып килсен! Сезнең аша без дә Камил абыйны хөрмэт итеп, яратып өлгергэн идек. Үрнәк сокландыргыч парлар идегез. Нишлисең бит…бездән генә тормый. Бу тормыштан барыбер кемдер алданрак китә. Үзегезне ялгыз хис итмәгез! Без сезнең белән! Меңләгән сезне яраткан тамашачыгыз бар! Күзлэрегезнең яшьләрен сөртеп, башыгызны горур тотып, яшәргэ омтылыгыз! Камил абыйны кадерле догалар белән искэ алыйк! Урыны җәннәт бакчасында булсын! Бик мөхтәрәм кеше икәнлеге йөзендә, күзендә чагыла иде… Авыр туфрагы җиңел булсын! Амин Ходаем!»

«Искиткеч матур мәхәббәт тарихы… Җыры да, сурәтләр дә бөтен күңелне айкый… Җан елый… Аллаһ Сезне ярдәменнән ташламасын, Винера ханым. Камил абыйның урыны җәннәттә, рухы шат булсын!»

«Үзәккә үтеп керә, еламыйча түзеп булмый».

«Аллам сабырлык бирсен сезгә, Венера ханым. Кечкенэ чакта телевизор каршына утырып, гел елый идем, сезне минем эни булсын иде дип, бигрәк ярата идем, ул вакытта әнкәй ниләр уйлагандыр, белмим, бүгенгәчә бик яратам. Ходай ярдәменнән ташламасын».

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев