САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Сиринә Зәйнетдинова белән Алсу Вәлиуллина ни өчен сугышкан?

.

Эстраданың талантлы җырчылары Сиринә Зәйнетдинова белән Алсу Вәлиуллина арасында бәхәс купкан. Кызлар ни сәбәпле сугышуга кадәр барып җиткән? Бу хакта безгә Алсу Вәлиуллина сөйләде.

"Шушы көннәрдә Казан шәһәр филармониясе артистлары катнашында оештырылган "Австралиягә Сабан туена" исемле театраль концертның премьерасы узды. Аның эчтәлеге буенча, Австралиягә Сабан туена барырга теләүчеләр арасында кызу көрәш башлана.

Без Сиринә белән җилбәзәк кызларны уйныйбыз. Безнең арадагы бәхәс Рафаэль Якупов өчен бара. Икебез дә аңа гашыйк кызлар. Мин Сиринәгә "тутырган тавык", ә ул миңа "кипкән балык", ди. Шулай итеп, сүз арты сүз чыгып, сугыша ук башлыйбыз. Нәтиҗәдә безне Рафаэль аера, "икегезне дә яратам!" дип кычкыра", - дип сөйләде Алсу Вәлиуллина. "Тормышта Сиринә белән якын дуслар булганга күрә, сугышу күренешен уйнарга авыр булмады. Ул - җайлы, рәхәт кеше", дип Алсу дусты турында.

Әлеге театраль концертны якын арада Казан тирәсендәге районнарда күреп булачак.

Эльвира ШАКИРОВА

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев