Лилия Хәйруллина улына кем дип исем кушкан?
7 июнь көнне татар эстрадасы җырчысы Лилия Хәйруллина өченчегә әни булды.
"Матбугат.ру" хәбәр иткәнчә, Лилия ике улына иптәшкә тагын бер баһадир алып кайткан. Шулай итеп ул хәзер 3 малай әнисе булды.
Җырчы улына Ратмир дип исем кушкан. «
Мин бала тудыру йортыннан джинсы, кеды, футболка белән, артык бизәнмичә, гади һәм җиңел итеп чыктым. Чәчәкләр, фото-видеога төшерүләр дә булмады. Күпләр андый чараларның шәп һәм матур итеп үткәрергә тели. Минем хыяллар башка кешеләрнекенә охшамаган инде. Улыбызга Ратмир дип исем куштык», — дип уртаклаша Лилия.
ЧЫГАНАК: https://matbugat.ru/news/?id=33378
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев