САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Лилия Хәйруллина: "Мине "балаларыңны карамыйсың" дип сүгәләр"

Эстраданың популяр җырчысы Лилия Хәйруллина бала тапканнан соң, гадәти режимга әйләнеп кайтуын сөйләде.

“Бала тапканнан соң, гадәти режимга әйләнеп кайттым. Бала карыйм һәм параллель рәвештә съемкаларда катнашам, тапшыруларда төшәм. Шуңа күрә кеше “каян вакыт таба икән бу?” дип аптырый, хәтта котыралар. Инстаграм сәхифәмне күзәтүчеләр “балаларыңны карамыйсың” дип тә сүгә. Балага 3 ай тулып килә, Аллаһы боерса. Әкренләп үсәбез. Әтисенә охшаган кебек. “Балагызны күрсәтегез инде, ник күрсәтмисез, күрәсе килә”, - дип сорыйлар. Бала бала инде ул. Бөтен кешедә дә шул бала. Артист баласы булгач, башкаларныкыннан аерылып торырга тиеш дип уйлыйлар бугай”, - ди Лилия Хәйруллина.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/liliya-khyrullina-mine-balalaryny-karamyysy-dip-sglr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев