САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Илсөя Бәдретдинова Хәния Фәрхинең «Арала бу газаптан» җырын яздырган

Илсөя Бәдретдинова белән Илнур Колахмәтов дуэтында премьера чыкты.

Илсөя Бәдретдинова Хәния Фәрхи үзе сүзләрен һәм көен язып, үзе башкара торган «Арала бу газаптан» җырын яздырган. Бу турыда җырчы инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте. 

«Премьера. Бик сорадыгыз бу җырны. Бүгеннән бөтен музыкаль мәйданнарда. Хәния апа Фәрхигә олы хөрмәтем һәм рәхмәтем. Урыннарың оҗмах түрләрендә булсын, Хәния апа. Искә алмаган бер концертыбыз юк», — дип яза Илсөя.

Җырны ул Илнур Коләхмәтов белән дуэтта башкара.

Хәния Фәрхи (Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһирова (Халидуллина) — Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. Башкортстан АССРның Тәтешле районында 1960 елның 30 маенда туган. 2017 елның 27 июлендә вафат булды. Җырчыны 29 июльдә Казанда җирләделәр.

Хәния Фәрхинең репертуарында 300дән артык җыр бар. Алар арасында иң популярлары — «Әлдермешкә кайтам әле», «Сагынам сине, Питрәч», «Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә», «Онытылыр димә», «Казан кичләре», «Кышкы чия».

Хәния Фәрхи турында истәлекләрне биредә укырга мөмкин.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/social/14-11-2020/ils-ya-b-dretdinova-h-niya-f-rhine-arala-bu-gazaptan-yryn-yazdyrgan-5784920

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев