САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Элвин Грей административ хокукны бозган

.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җырчы Элвин Грейның концертында коронавируска каршы чараларның үтәлмәвен ачыклаган. Артистның музыкаль лейблына һәм концерт залына карата административ хокук бозу турында беркетмәләр төзегән. Концертны оештыруга карата материаллар карау өчен судка җибәрелгән.

Бу аның 9 айдан соң Казанда оештырылган ике концертының беренчесендә булган. «Пирамида» да үткән икенче концертында Радик Юльякшин сәхнә алдында фанатлар көтүен җыеп, аларны үбә-үбә, бөтен кагыйдәләрне дә онытырга чакырмаган. Музыкант бу көнне, киресенчә, кунакларының битлек киюен һәм урыннарыннан тормавын сораган.

 

Реклама

Элвин Грей ноябрь ахырында ук Татарстандагы концертлар графигын анонслаган иде. Ул Казанда өч концерт, Чаллыда ике һәм Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәттә берәр концерт биргән.

Чыганак: Өмет

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев