САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Булат Җиһаншин Айдар Фәйзрахмановтан "Аулак өй"не җырларга рөхсәт алган (+ВИДЕО)

.

Соңгы вакытта кайбер яшь җырчылар элеккеге җырларны заманча ясап чыгара башладылар. Әмма өлкән буын тамашачы моны яратып бетерми. Җырчы Булат Җиһаншинның да күптәннән Айдар Фәйзрахманов тарафыннан башкарылган “Аулак өй”не җырлыйсы килгән. Рөхсәт алгач кына, Булат үзенчәлекле композиция булдырган.

"Аларны да аңлап була. Бу аларның яшьлегенә, истәлегенә һөҗүм итү кебек тоеладыр бәлки. Икенче яктан карасаң, җырны яңача ясап чыгару - "тамырларга" кайту кебек тә була бит", ди Булат Җиһаншин.

"Минем дә җырлыйсым килгән элеккеге җырлар бик күп. Шулар арасында "Аулак өй" җыры да бар. Озак кына уйланып йөргәч, Айдар абый Фәйзрахманов һәм бу җырның сүзләр авторы Гарифҗан абый Мөхәммәтшинга үз фикерләремне, теләгемне сөйләдем дә, рөхсәтләрен алдым. Зур рәхмәт аларга, бу эшне хупладылар.  

Аранжировканы да, үземнең тавышымны да 90нчы еллардагыча, ретро яңгырашта яздырып эшләдем. Минемчә, бик шәп килеп чыкты кебек. Алай гына да түгел - кульминациядә Айдар абый тавышын да, тальян гармун тавышын да калдырдым. Яшьләр үзебезнең элеккеге җырларны яратып тыңлый башласалар - мин бик шат булыр идем”, диде Булат. 

ЧЫГАНАК: https://matbugat.ru/news/?id=31628

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев