САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Айрат Сафинның өр-яңа клибы дөнья күрде (ПРЕМЬЕРА) +ВИДЕО

Мәскәү каласында яшәп иҗат итүче җырчы Айрат Сафиннан 8 март бәйрәме алдыннан көтеп алган чираттагы бүләк дөнья күрде.

Өр-яңа җыр турында әйтүебез, әлбәттә! Ул тамашачыларына "Карлар күмгән" исемле җырына клип тәкъдим итте. "Матбугат.ру"да премьера буларак тәкъдим ителгән җырның көен Айрат Сафин үзе, сүзләрен Малик Насретдинов иҗат иткән, ә аранжировканы җырчының сәхнәдәш дусты Радик Яруллин эшләгән.

Күпләр бу клипны карап үзләренең беренче мәхәббәтен, инстаграмсыз, телефонсыз яшь чакларын искә төшерер. Клипның сюжеты үз язмышына аваздаш булганнарның күңелләрендә авырткан хатирәләр яңартыр. Бу видеоны караганда елмаеп та куярсыз, күңелләрегез дә тулыр. Рәхәтләнеп карагыз:

Реклама

 https://matbugat.ru/news/?id=32233

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев