Алсу Әбелханова: "Ничек җырлаганымны үзем генә беләм"

.

Коронавирус белән чирләгән Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова “Яңа йолдыз” проектында чыгыш ясады. Җырчы кичә хастаханәдән чыгуга ук филармониягә ясарга килгән.

“Мин үтә дә җаваплы кеше. Хастаханәдән чыгуга, концертка киттем. Минем белән җырлаган Ислам Кәлимуллин “дуэт булырмы икән?” дип бик нык борчылган. Ничек җырлаганымны үзем генә беләм. Җырның бер юлын башкару да күпме көч таләп итә. Кул-аяклар кылтырый, аркадан су ага, баш әйләнә. Бик авыр. Өстәвенә репетиция дә ясарга мөмкинлек булмады. Билгеле, табиб бу адымымны хуплады, тиргәде. Әмма мин катнашырга, Ислам белән җырларга вәгъдә биргәч, сүземне үтәдем”, - диде Алсу Әбелханова.

Билгеле булганча, Алсу 15 көн хастаханәдә коронавирустан дәваланды. Ә сәхнәдә җырчы тере тавышка җырлады. Әйтергә кирәк, чыгышы югары дәрәҗәдә узды.

Алсуның тиз арада тернәкләнүен телибез.

Эльвира ШАКИРОВА

Шәһри Казан 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 июль 2021 - 11:25
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • 28 июнь 2021 - 13:25
    Урта Әләзән халкы сарманлыларга кушылып җырлады
    https://youtu.be/mpSvb4OhV0U
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар