САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Һәр сарманлының тавышы мөһим

Билгеле булганча, РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар өч көн дәвамында – 17,18,19 сентябрьләрдә узачак.

Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Альберт Шәрипов хәбәр итүенчә, район территориясендә урнашкан барлык 43 сайлау участогы да өч көн буе иртәнге 8.00 сәгатьтән кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәкләр. Һәр сайлаучы үзенең теркәлгән урыны буенча сайлый. Фактик яшәү адресы буенча тавыш бирү өчен, агымдагы елның 13 сентябренә кадәр “Мобиль сайлаучы” системасыннан файдаланырга, моның өчен участок яки территориаль сайлау комиссиясенә гариза тапшыру мөмкин булды.

Сайлауларда катнашу – 18 яше тулган һәркемнең гражданлык бурычы. Районда барлыгы 26406 сайлаучы исәпләнә.

Тавыш бирү көнендә сайлаучыларга паспорт нигезендә ике бюллетень биреләчәк. Аның берсендә – партияләр исемлеге булса (алар – 14), икенчесендә 30 санлы Әлмәт бермандатлы сайлау округы буенча депутатлыкка кандидатлар исемлеге (алар – 9) булачак. Сайлаучы тавышын исемлектә күрсәтелгән бары тик бер партиягә һәм кандидатка гына бирергә тиеш.

Федераль сайлаулар белән беррәттән, Җәлил поселогында бер сайлау округында вәкаләтле орган депутатын сайлаулар да узачак.

Авыру яки авыруны карау сәбәпле, сайлау участогына килә алмаган сайлаучылар моны өйләрендә башкара алалар. Моның өчен 10 көн алдан, ягъни 19 сентябрьгә 14.00 сәгатькә кадәр үзеңнең сайлау участогы комиссиясенә мөрәҗәгать итү шарт.

Пандемия белән бәйле вәзгыятьне исәпкә алып, барлык сайлау участокларында да Роспотребнадзор таләпләре үтәлергә, саклык һәм иминлек чаралары күрелергә тиеш. Һәр сайлаучыга битлек һәм каләм биреләчәк, дезинфекция чаралары үткәреләчәк. Сайлау көннәрендә участокларда иҗтимагый Советтан һәм төрле сәяси партияләрдән күзәтүчеләр катнашачак, алар территориаль комиссиядә теркәлү үттеләр.

Алты сайлау участогында видеокүзәтү урнаштырылган, калганнары видеорегистраторлар белән җиһазландырылачак.

Хөрмәтле райондашлар! Хокукы булган һәркемне, үзләренең сайлау участокларына килеп, гражданлык бурычларын үтәп, тавыш бирергә чакырабыз.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев