«Зөбәрҗәт» халкыбыз йолаларын яңарта
«Түгәрәк уен» халыкара, «Иске Казан түгәрәк уен», «Илаһи моң» – «Зөбәрҗәт» халык фольклор коллективы, «Нөркәем» вокаль-инструменталь ансамбле призлы урыннар яулаган дәрәҗәле бәйгеләрнең берничәсе генә.
Зур Нөркәй авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Зөбәрҗәт» халык фольклор коллективын, «Нөркәем» вокаль-инструменталь ансамблен районда белмәгән кеше бар микән? Алар халкыбызның гасырлар буена килгән, әмма күптән онытылган гореф-гадәтләрен яңарталар, бүгенге көндә бик сирәк җырлана торган җырларын эзләп табалар, дистәдән артык төр уен коралында уйнаулары белән дә аерылып торалар. Аларның күңел түрләреннән ургып түгелә торган моң беркемне дә битараф калдыра алмыйдыр. Ирешкән уңышлары да аз түгел. Без Зур Нөркәй авылы мәдәният йорты директоры, әлеге коллективларның җитәкчесе Илһамия Кутусова белән очраштык һәм казанышларының серен ачыкларга тырыштык.
– Иң элек юл башына кайтыйк әле – беренче адымнарыгыз нинди булды?
– 2006 елда – мәдәният тармагына аяк басу белән, «Зөбәрҗәт» фольклор коллективын оештырдым. Максатыбыз татар халык иҗатын, милли гореф-гадәтләрне саклау, яңарту һәм үстерү булды. Мәдәният бүлегенең элеккеге җитәкчеләреннән берсе: «Өлкәннәргә – әбиләргә, бабайларга йөз тотыгыз, яшьләр чыгып китәләр алар», – дия иде. Шулай итеп, иң элек әбиләр белән җыела башладык. Шунысын да искә алдым: өлкәнрәк буын халкыбызның борынгы йолаларын яхшырак белә. Тик менә башта кечкенә генә оешманы коллектив диярлек тә түгел иде. Репетицияләргә берничә генә кеше йөри, күлмәкләрне район мәдәният йортыннан алып торабыз. Бер үк вакытта балалар өчен дә «Зөбәрҗәт» фольклор коллективын оештырдык. Ә 2013 елда «Нөркәем» вокаль-инструменталь ансамбленә нигез салдык. «Зөбәрҗәт»кә йөргән кешеләр аңа да йөри башладылар. 2015 елда Әлфия Шәрәфетдинова – ул мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли, коллектив һәм ансамбль әгъзасы – ярдәме һәм Гөлбизә Шакирова иганәчелеге белән 10 хатын-кыз күлмәге, алъяпкычлар, 2 ир-ат күлмәге тектереп алдык. Дәүләт тарафыннан да мәдәнияткә игътибар артты, без дә эшкә ныклабрак тотындык. Коллективка тагы да күбрәк кешене җәлеп иттек, осталыгыбызны арттырдык. Чыгышлар белән тирә-як авылларга гына түгел, республикакүләм үтә торган чараларга да йөри башладык...
Әңгәмәне тулысынча "Сарман" газетасының 25 октябрь санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев