Янәшәдә - кош гриппы!
Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор Идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, 2021 ел башыннан бүгенге көнгә кадәр илдә 11 субъектта кош гриппының 32 очрагы теркәлгән.
Соңгы айда Чиләбедә – җиде, Оренбургта – биш, Самара һәм Төмән өлкәләрендә – икешәр, Саратов өлкәсендә бер очрак булган.
Агымдагы елның 5 октябрендә күрше Башкортстан Республикасында Бишкурай торак пунктының “Алтын каз” хуҗалыгында кош гриппы ачыкланган, карантин чаралар кертелгән. Шул уңайдан 5000 баштан артык каз юк ителергә тиеш. Аз булмаган чыгымнар белән үстерелгән казларыннан табыш алу өчен, хуҗалык гап-гади ветеринария кагыйдәләрен үтәмәү аркасында зыян күрә.
Инфекцияне булдырмау өчен, түбәндәгеләрне үтәү кирәк:
1. Кыргый кош белән бәйләнешне булдырмау максатларында, кош-корт хуҗаларына чебеш санын арттырмыйча тоту зарур.
2. Ветеринария белешмәләреннән башка кош-корт сатып алмаска.
3. Кош-кортны сулыкларга чыгармаска.
4. Кош-кортка ветеринария белешмәсе булган азык кына ашатырга.
5. Ашатырга куллана торган азык-төлек калдыкларын 30 минут пешерергә кирәк.
6. Сугымга үстерелгән кошны хәзер үк суярга киңәш ителә.
7. Кыргый кошлар очып керүдән саклау өчен, кош-корт булган һәр бинада тәрәзә, вентиляция урыннарын челтәрле рама белән каплау киңәш ителә.
8. Кош-корт торган бүлмәләргә чит кешеләрнең керүе киңәш ителми.
9. Кош-корт тоту биналарына керер алдыннан кием-салымны, аяк киемен алыштырырга һәм чиста эш киеме кию киңәш ителә.
10. Кош-корт күпләп үлгән очракта кичекмәстән районның ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев