САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Туганлык җепләре»нең ныклы булмавы район халкын да борчуга сала – алар берләшү яклы

Җепнең ныклыгы аның тыгызлыгына бәйле.

 Туганнар арасындагы бәйләнешне дә юкка гына җеп белән чагыштырмыйлар. Күбрәк аралашкан саен, туганлык җепләре ныгый гына. Тик соңгы елларда бу яктан аянычлы хәлләр күзәтелә башлады...
Ни сәбәпледер, «туганлык җепләре» юкара баралар. Күп кешеләр үзләре турында гына кайгырта башладылар. Дөньясы алга баргач, кешеләрнең эше җиңеләеп, буш вакыты күбәер кебек тоелса да, киресенчә, алар бернәрсәгә дә өлгерми башладылар. Кайберәүләр хәтта иң якын туганнары белән дә көнгә бер генә мәртәбә булса да телефоннан хәл-әхвәл белешергә иренәләр, мессенджерлар аша коры гына язышуны кулай күрәләр. Чыннан да, моның сәбәбе нәрсәдә икән соң?
Беләсегез килсә, район газетасының 2 ноябрь санын укыгыз.
Рәсемнәрдә: ТР Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе чираттагы зона семинар-киңәшмә утырышын узган атнада, 27 октябрь көнне, безнең районда үткәрде. Комиссия рәисе – Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта мәктәбендә биология укытучысы Фәридә Заһированың дәресендә дә булды. Укучылар дәрестә шәҗәрәләр төзергә өйрәнәләр, нәселләрен, туганлык җепләрен барлыйлар. «Киләчәктә шуларның язмышлары, кайсы елларда яшәгәннәр, ул елларда тормыш нинди булган – менә шулар белән дә кызыксынырлар әле», - диде Марат Гата улы.

Шулай ук карарга онытмагыз:
Әлмәт урта мәктәбе укучылары шәҗәрә төзиләр 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев