7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне.
7 апрель көнне, Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, районда “Тормышка 10 000 адым” сәламәтләндерү акциясе уздырылачак. Аның максаты булып, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, халыкны сәламәтләндерү йөрешенә җәлеп итү тора. Чара 16.00 сәгатьтә “Дулкын” спорт-сәламәтләндерү үзәге артындагы Ял паркында үтәчәк. Билгеләнгән маршрутны 5 тапкыр җәяүләп яки скандинавия таякчыклары белән йөреп чыгарга кирәк булачак.
Сәламәт яшәү рәвеше яклы булган һәркемне акциягә кушылырга чакырабыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз