САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үтүк чистарту ысуллары

Үтүктәге көйгән эзләрне бетерүнең җайлы гына ысуллары бар.

Үтүк табанындагы көйгән эзләрне өйдәге әйберләр белән дә бетереп була. Бу ысуллар «Челнинские известия» сайтында чыкты.

Тоз

Моның өчен тозны чиста тыгыз кәгазьгә сибәргә кирәк. Шуннан соң җылытылган үтүкне көйгән эзләре беткәнче тозга ышкыйсы. 

Сода

Үтүкне чистарту өчен сода да кулланырга була. Бер чәй кашыгы сода һәм бер аш кашыгы суны болгатырга, килеп чыккан массаны мамык дискка сылап, салкын үтүккә ышкырга кирәк. 

Уксус

Уксуста чылатылган мамык диск белән үтүкнең табанын сөртергә, шуннан соң уксус белән чылатылган марляны үтүкләргә кирәк. Бераз гына җылытылган үтүкне водород перекисендә чылатылган чүпрәк белән дә сөртеп алырга була. Ә пар чыга торган тишекләрне мамыклы таякчыклар белән чистартырга мөмкин. 

Сабын

Үтүкне минималь температурага куярга, табанына кер сабыны яки исле сабын сыларга. Җебегән сабын көйгән эзне йомшарта, ә пычрак калдыкларын дымлы йомшак чүпрәк белән сөртеп алырга була.

Парафинлы шәм

Шәмне берничә кат чүпрәккә төрергә һәм үтүкнең өслегенә ышкырга кирәк. Балавыз һәм пычрак калдыкларын чүпрәк белән сөртеп алырга. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев