Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарны янгынга каршы җиһазландыру эшләренең тәмамлануы турында хәбәр итте. Барлык чаралар «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль программасы кысаларында башкарылды.
Башкарылган эшләр саннарда:
- Минеральләштерелгән полосалар: 2395,2 км яңа полоса ясалган, 4806,9 км озынлыктагы полоса яңартылган.
- Юл инфраструктурасы: 111,3 км яңа урман юлы төзелгән, тагын 426,5 км юл реконструкцияләнгән.
- Мәгълүмат һәм ял урыннары: Урманнарда 794 мәгълүмати стенд һәм кисәтү билгесе урнаштырылган, табигать куйнында ял итү өчен 225 урын төзекләндерелгән.
Республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белдерүенчә, мондый системалы чаралар урман янгыннары барлыкка килүне вакытында кисәтүгә һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда тиз арада чара күрү өчен шартлар булдыруга юнәлдерелгән.
Нет комментариев