Сәламәтлек саклау

Сезон башыннан 3 татарстанлы талпан энцефалиты эләктергән

Сезон башланганнан бирле Татарстанда талпан энцефалитының 3 һәм талпан боррелиозының 23 очрагы теркәлгән. Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

Ведомство мәгълүматлары буенча, тикшерелгән талпаннарның 19 проценты — боррелиоз, ә 0,4 проценты вируслы энцефалит белән зарарланган. Март аеннан, ягъни сезон башыннан бирле, талпан кадалганлыктан табибларга 7 546 татарстанлы мөрәҗәгать иткән. Бу узган елгы күрсәткечтән 32 процентка азырак.

Очракларның 85 процентында татарстанлылар талпаннар белән урманда яки дача участокларында булганда очрашкан.


Нет комментариев