Кичә районыбызның гасыр чиген узган озын гомерле ветераннарының берсе – Саклаубаш авылында яшәгән Миңнебаева Бибифатыйма Миңнебай кызы бакыйлыкка күчкән.
Агымдагы елның 16 гыйнварендә аңа 102 яшь тулган иде. Туган көне белән котларга баргач, Бибифатыйма апа безгә шигырь сөйләп, җырлап та күрсәткән иде.
Ветеранны туган авылы Алгада җирләгәннәр. Без йөзьяшәр әбинең балалары, оныклары, туганнарының тирән кайгыларын уртаклашабыз, ветеранның урыны оҗмахта булсын.

Нет комментариев