Яңа уку елы башланыр алдыннан без район ЮХИДИ бүлекчәсе баш дәүләт инспекторы Радик Шәмсиев белән әңгәмә кордык.
– Радик Рәшитович, ЮХИДИ бүлекчәсе балаларның юл иминлеген тәэмин итү өчен нинди әзерлек эшләре алып бара?
– Әйе, яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калды. Безнең өчен иң мөһим бурычларның берсе – ул балаларның юлларда йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү. Бу максаттан, 24 августтан 6 сентябрьгә кадәр «Игътибар – балалар!» дигән республикакүләм профилактик акциясе уза. Ул районда да үткәрелә. Чара кысаларында машина йөртүчеләрнең балаларны йөртү кагыйдәләрен саклауларын тикшерәбез. Шулай ук җәяүлеләргә юл бирү-бирмәү очракларын профилактикалыйбыз, яктырткыч элементлар куллануны популярлаштырабыз, балалар тарафыннан юл кагыйдәләрен бозуларны ачыклап, алар турында мәктәпләргә хәбәр итәбез. Уку йортларына илтүче юллардагы билгеләр дә тикшерелә. Моннан тыш, без мәктәп автобусларына техник күзәтү үткәрдек. Барлык автобусларның да техник халәтен, иминият полисларын тикшердек.
– Мәктәп автобуслары яңа уку елына әзерме соң?
– Автобусларның 32се бүгенге көндә укучыларга хезмәт күрсәтергә әзер. Берсенә карата, төзек булмаган өчен, карар чыгарылды. Быел без таләпләрне катгыйлаштырдык – хәтта пыяладагы кечкенә чатнаган урын да рөхсәт ителми. Шоферлар үз техникаларын тәртиптә тотарга тырышалар.
– Ата-аналарга нинди киңәшләрегез бар?
– Иң мөһиме – балаларны транспортта йөртү өчен махсус утыргычлардан файдалану. Республикада соңгы җиде айда балалар катнашында 273 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Кызганыч, аларда 11 бала һәлак булган, 291е төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре алганнар. Безнең районда да шул периодта яшүсмерләр катнашында бер юл-транспорт һәлакәте булып, анда бер баланың гомере өзелде, берсе имгәнүләр алды. Шуңа күрә саклыкны арттырырга кирәк. Шулай ук балаларга юл йөрү кагыйдәләрен еш искәртеп торырга, җәяү барган очракта, мәктәпкә кадәрге маршрутны имин узу буенча аңлату эшләре алып барырга киңәш итәр идем.
– Уку елы дәвамында нинди чаралар планлаштырыла?
– Без ел дәвамында мәгариф, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлекләре белән тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез. Алга таба да мәктәпләрдә, балалар бакчаларында төрле профилактик чаралар планлаштырыла. Укучылар белән очрашуларда юл йөрү кагыйдәләрен аңлатабыз, яшь инспекторлар хәрәкәтен үстерәбез.
– Соңгы сүз итеп нәрсә әйтер идегез?
– Балалар иминлеге – безнең төп бурыч. Юлда һәрберебезнең игътибарлы, сак булуы – уку елының тыныч һәм уңышлы узуының нигезе. Яңа уку елы балаларыбыз өчен имин, нәтиҗәле, бәла-казасыз булсын!
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Үзегезгә дә уңыш юлдаш булсын.

Нет комментариев