Мәгариф хезмәткәрләре яңа уку елы уңаеннан зур киңәшмә үткәрделәр
Мәгариф

Мәгариф хезмәткәрләре яңа уку елы уңаеннан зур киңәшмә үткәрделәр

20 августта район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үткәрелде. Ул быел «Бүгенге стратегик өстенлекләр – киләчәкнең нигезе» дигән тема астында узды.

Киңәшмә эшендә мәртәбәле кунаклар – район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге начальнигы Роза Шәяхмәтова катнаштылар. Чарага шулай ук район җирлекләре башлыклары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, мәгариф ветераннары чакырылган иде.

Кунаклар иң элек район мәдәният йорты фойесында инновацион мәйданчыклар эшчәнлеге белән таныштылар. Ә киңәшмә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимн-нары белән башланып китте. Анда катнашучыларны яңа уку елы белән видеоэлемтә аша Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов тәбрикләде, алда торган үзгәрешләр һәм алга куелган бурычлар белән таныштырды.

Аннан сүз, педагогик хезмәткәрләрне сәламләү һәм конференциянең пленар утырышын ачып җибәрү өчен, район район башлыгы Фәрит Хөснуллинга бирелде. Чыгыш вакытында мәктәпләр һәм балалар бакчалары ремонты буенча башкарылган эшләр, аларны җиһазлау һәм районның бу тармакка керткән зур өлеше билгеләп үтелде.

Мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлова 2025-2026 ел йомгаклары һәм 2026- 2027 елларга Сарман районы мәгариф системасын үстерү векторлары турында сөйләде. Мәгариф бүлеге методисты Гөлнара Салихова «Мәктәпкәчә белем бирү – киләчәкнең нигезе» дигән темага чыгыш ясады. Җәлил поселогының беренче мәктәбе директоры Гөлнара Латыйфуллина «ФизМат. Мәктәптә алга китеш» республика проектын тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Җәлил икенче мәктәбенең информатика укытучысы Рафис Гатинның «Мәктәптә ясалма интеллект: Вакытны тере аралашу өчен бушатабыз» дигән темага ясаган доклады да барысы өчен дә кызыклы булды. Сарман аграр көллиятенең укытутәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәмис Шәмсетдиновның чыгышы «Профессионалитет: эшче карьерасына яңа караш» дигән темага багышланган иде. Ләшәү Тамак мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ландыш Шәйдуллина «Мирас: бер буыннан икенче буынга» проекты буенча башкарган эшләрен яктыртты.

Киңәшмәгә йомгакны Роза Шәяхмәтова ясады. Ул иң элек республика мәгарифендәге истәлекле даталарга һәм вакыйгаларга тукталды.

– 13 августта Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында август педагогик киңәшмәсенең пленар утырышын үткәрдек. Ул «Укыту һәм тәрбия бирү: тарихи хәтердән технологик лидерлыкка» дигән тема астында уздырылды. Россия Федерациясендә Халыклар бердәмлеге һәм Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге еллары – болар югары сүзләр генә түгел, ә, бәлки, безнең хезмәтнең юнәлеше. Без әби-бабаларын һәм аларның батырлыгын хәтерләүче кеше тәрбиялибез. Быел югары педагогик белем бирү системасына һәм Казан педагогия көллиятенә – 150 ел. Республика мәгарифен 18 ел буе җитәкләгән, фәнгә зур өлеш керткән академик Мирза Мәхмүтовның тууына – 100 ел. Аның эшчәнлеге хакында махсус китап әзерлибез.

Казансу елгасы буенда укытучыларга һәйкәл кую һәм сквер булдыру эше алып барыла һәм сентябрь аенда республика Рәисе катнашында аларны ачу күздә тотыла, – диде ул.

Роза Искәндәр кызы югарыда телгә алынган чыгышлар буенча район мәгариф учреждениеләренең эшчәнлегенә дә уңай бәя бирде.

– «Шифа» проекты тарихка, халкыбызның горефгадәтләренә дә багышланган. Үткәннәрне искә алу – тарихыңны белү ул. Шуңа күрә районга рәхмәтем чиксез зур. «Сарман районының мәгарифе: үткәне һәм бүгенгесе» – бик кирәкле һәм дөрес китап. Моның өчен район җитәкчесенә, мәгариф бүлегенә һәм иганәчеләргә рәхмәт әйтергә кирәк. Бу китап киләчәк буынга мәктәпләр һәм мәгариф хезмәткәрләре турындагы тарихны гына җиткереп калмаячак, ул укытучыларга мәдхия дә булып тора, – диде ул.

Берничә укучыны югары балларга әзерләгән укытучылар район башлыгы грантына ия булдылар
Берничә укучыны югары балларга әзерләгән укытучылар район башлыгы грантына ия булдылар

Республикага килгәндә, 2010 елдан бирле 115 мәктәп һәм 303 балалар бакчасы төзелгән, быел 5 мәктәп һәм 3 балалар бакчасы сафка басачак. Иң актуаль мәсьәләләрнең берсе – оптимальләштерү, чөнки шәһәр һәм авыл мәктәпләре арасында кискен диспропорция бар: беренчеләре – укучылар белән шыгрым тулы, икенчеләрендә алар аз. Мәгариф учреждениеләрендә иминлекне тәэмин итү дә – игътибар үзәгендә, быел бу максатларга 2 миллиард сум диярлек акча юнәлдерелгән. Ә дәүләт аттестациясе күрсәткечләре Россиянекеннән югарырак. Имтиханнарны 100 баллга бирүчеләр дә шактый арткан. Республикада алар узган ел 300дән артык булса, быел – 470. Ә Сарман районы имтханнарны югары һәм 100 баллга бирүчеләр саны буенча республикада – беренче бишлектә.

Фән олимпиадаларының йомгаклау этабы буенча Татарстан, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербургтан гына калышып, – Россия күләмендә IV урында. Спикер яшь укытучыларны мәктәптә алып калу проблемалары, мәгариф хезмәткәрләренә каралган ташламалар турында да әйтеп үтте.

Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм мәгариф өлкәсендәге зур казанышлары өчен «Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре» дигән исемгә лаек булучылар.
Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм мәгариф өлкәсендәге зур казанышлары өчен «Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре» дигән исемгә лаек булучылар.

– Район мәгариф бүлеге, методик кабинет хакимият белән берлектә бер йодрыкка тупланып, бер-берсен аңлап, ярдәм итеп эшли. Шунысын да әйтергә кирәк, нинди генә алдынгы технологияләр гамәлгә кермәсен, укытучыны беркем дә алыштыра алмый, – диде Роза Искәндәр кызы, район мәгарифе эшчәнлегенә югары бәя биреп һәм укытучы хезмәтенең мөһимлеген ассызыклап.

Киңәшмәнең икенче – тантаналы өлешендә мәгариф тармагының югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләренә Россия Федерациясе Мәгариф, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыклары, Сарман район Советы, мәгариф бүлеге бүләкләре тапшырылды.

Башка фотолар


Нет комментариев