1 сентябрьдән эш бирүчеләр өч яшькә кадәр бала тәрбияләүче хатын-кызларга сынау срогы билгеләргә хокуксыз булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгында басылган Дәүләт Думасы депутаты Екатерина Стенякина белдерүенә таянып, «Татар-информ» МА хәбәр итә.
Әгәр яңа кагыйдәләр үз көченә кергәнче сынау срогы башланган булса, аны 1 сентябрьгә кадәр төгәлләргә кирәк. Саналган датадан соң сынауны дәвам итү законсыз дип бәяләнәчәк.
Депутат аңлатканча, бу чара декрет ялыннан соң эшкә кайткан анарга тизрәк яңа графикка күчәргә, стресс халәтеннән арынырга һәм тотрыклы хезмәт шартларына ия булырга ярдәм итәчәк.
Нет комментариев