Кичә район үзәгенең Ял паркында Республика көне уңаеннан зур тантана үткәрелде.
Бәйрәм белән сарманлыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады, һәр йортка бәхет, иминлек һәм бәрәкәт теләде. Тырыш хезмәтләре белән хөрмәт казанучылар төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булдылар. Республиканың электрон Мактау тактасына кертелгән райондашларыбызга исә таныклыклар тапшырылды. Бәйрәм Татарстанның атказанган артистлары Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина концерты һәм дискотека белән дәвам итте.
Нет комментариев