Җәйнең озагракка сузылуын мәктәп укучылары гына түгел, кырда хезмәт куючылар да телиләрдер, мөгаен. Һава торышы яхшы булганда, урып-җыю эшләре дә көйле бара бит. Хәтта кичтән я төнлә явып үткән яңгыр да механизаторларга иртән иртүк эш башларга ирек бирми.
Чираттагы биш көн нәтиҗәләре буенча алдынгылар белән күрешергә барган көнне дә төнлә бераз яңгыр сибәләп үткән, урыны белән күбрәк тә төшкәләгән. Шул сәбәпле, кырдагылар басуга керә алмыйча торалар иде. Беренче тукталыш Дүсем янындагы арпа басуында булды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов чираттагы биш көн нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган кыр батырларын тәбрикләделәр. Алдынгылар акчалата бүләкләргә дә ия булдылар.

Ургычлары 6 метр тәшкил иткән комбайннарда хезмәт куючылар арасында өч призлы урын да “Җәлил” агрофирмасына бирелде. Ленар Якупов, Айнур Әхәтов, Илдар Харисов бу юлы да сынатмаганнар. Хезмәттәшләре Илмир Солтанов ургычлары 9 метрлы комбайннарда эшләүчеләр арасында беренче урынны алды. Шул ук төркемдә икенче-өченче урыннарны “Нөркәй” механизаторлары Руслан Хәйруллин белән Илнур Ибраһимов бүлештеләр. Аларга рәхмәт белдерергә Ләке авылы янындагы басуга бардык.

- Мин – үзем Азнакай ягыннан. Сарман районында 2017 елдан бирле эшлим. Мондый сертификатларны 6-7 ел рәттән алып барабыз, хезмәтне бәяләүләре өчен рәхмәт. Уңыш яхшы чыга, Аллаһка шөкер, эшләр дә көйле бара. Моңа кадәр көннәр кояшлы торды, менә бүген яңгыр сибәләп киткән әле. Сәгать уннарга басуга керерлек булыр, дип уйлыйбыз. Көзге бодайны тәмамлап, арпа суктырырга керештек, - диде Илнур.
Сүзгә Руслан да кушылды.
- Мин Тукай районы Дөреш авылыннан килдем. Комбайнда 2013 елдан бирле эшлим. “Нөркәй” агрофирмасында икенче генә сезоным әле. Яшьтән үк комбайнчы ярдәмчесе булып эшләү, техникага мәхәббәт шушы өлкәне сайларга этәрде, бер дә үкенгәнем булмады. Хезмәтемне бик яратам, - диде ул.

Басуларны ташлап, беркая да барасылары килми егетләрнең. “Кыш көне ял итәбез, яз җитүгә, янә күңел басуга тарта. Көтүче дә, көз җитсә: “Башка көтү көтмим, дип, чыбыркысын болгап ата бит, ә яз көне эзләп ала. Без дә, шуның кебек, яз җитүгә, тизрәк кырга ашыгабыз”, - дип көлештеләр кыр батырлары.
Районыбыз басу-кырларында урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. 70тән артык комбайн үз вазифасын башкара. Аларны иярләүче механизаторлар да алны-ялны белми хезмәт куялар. Техниканың төзек булуын гына тели алар. Крестьян-фермер хуҗалыкларда да көзге бодай, арпа суктыралар. Аграр көллият тракторы, без яннарыннан узганда, рапсны теземнәргә сала иде. “Туган як” агрофирмасында язгы бодай басуына кергәннәр. Иртә чәчкәч, ул инде өлгергән. “Нөркәй” һәм “Сарман” агрофирмаларында шикәр чөгендере дә ала башлаганнар.

25е көнне чираттагы биш көнгә йомгак ясалды. Бу юлы “Нөркәй” агрофирмасы басуларын иңләүче Илнур Ибраһимов үз төркемендә беренчелекне яулаган. Руслан Хәйруллин, позициясен үзгәртеп, өченче булган. “Сарман” агрофирмасы механизаторы Фәнзил Гайнетдинов икенче баскычка күтәрелгән. Ургычлары 6 метрлы комбайннарда хезмәт куючы “Җәлил” агрофирмасы егетләре Ленар Якупов белән Айнур Әхәтов алдынгы урыннарын бу юлы да башкаларга бирмәгәннәр иде. “Нөркәй”дән Нәсим Гыйльманов өченче урын өчен бүләк алды.


Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе куандыра, уңыш өчен дә сөенергә насыйп булсын.
Нет комментариев