Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы табигатьне саклау өлкәсендә заманча технологияләрне актив куллана. Экологик контрольдә пилотсыз аппаратларны файдалану турында ведомство башлыгы Азат Зиганшин сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
Пилотсыз аппаратлар куллану инспекторларга территорияләрне оператив күзәтергә һәм берьюлы берничә төрле канун бозуны теркәргә мөмкинлек бирә. Алар ярдәмендә җир асты байлыкларын файдаланучыларның лицензия чикләрен үтәве тикшерелә, законсыз чүплекләр табылып, гаеплеләр җаваплылыкка тартыла. Шулай ук алар су саклау зоналарындагы кагыйдә бозуларны, шул исәптән халыкның су ресурсларына керүен чикләү омтылышларын да теркәп бара.
Бер үк вакытта республикада экология тармагын цифрлаштыру да дәвам итә. Атмосфера һавасы торышын күзәтүче махсус платформа ярдәмендә белгечләр билгеле предприятиеләрнең һавага ясаган тискәре йогынтысын төгәл ачыклый ала. Бүген Татарстанда бер генә сәнәгать объекты да экологик таләпләрне исәпкә алмыйча һәм халык сәламәтлегенә мөмкин булган зыянны хисапламыйча ачыла яки җитештерүен киңәйтә алмый.
Нет комментариев