Сәламәтлек саклау

Роспотребнадзор талпан кадалудан ничек сакланырга кирәклеген искә төшерде

Татарстанда талпан инфекцияләре сезоны дәвам итә. ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» МА үткәргән матбугат конференциясендә халыкка саклану чараларын искә төшерде.

Белгечләр белдерүенчә, август ахырында һәм сентябрь башында талпаннарның активлыгы яңадан артуы көтелә. Шуңа күрә Роспотребнадзор түбәндәге төп кагыйдәләрне үтәргә чакыра:
* Дөрес киенегез: урманга барганда калын һәм ачык төстәге кием сайлагыз — анда талпанны күрү күпкә уңайлырак;
* Үлән һәм куаклыктан ары торыгыз: талпаннар агачтан сикерми, алар үләндә һәм куакларда яши. Киемгә ябышкач, һәрвакыт өскә таба үрмәлиләр;
* Үзегезне даими тикшерегез: талпанны вакытында күреп алып ташлау өчен һәр 10-15 минут саен үзегезне һәм юлдашларыгызны карап чыгыгыз.


Нет комментариев