Татарстан Республикасы көне якынлашу сәбәпле, юлларда транспорт агымы һәм сәяхәтләр саны кискен арта.
Онытмагыз: гаилә белән сәфәргә чыкканда иминлек беренче урында булырга тиеш.
ТР Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин республика һәм Сарман районы халкына мөрәҗәгать итеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды.
Юлларда үтәлергә тиешле төп кагыйдәләр:
- Руль артына фәкать айнык хәлдә утыру: Исерек хәлдә автомобиль белән идарә итү катгый тыела.
- Тизлек режимын саклау: Тизлекне арттырмаска, кискен маневрлар ясамаска һәм юл шартларын даими бәяләп барырга кирәк.
- Җәяүлеләр кичүендә игътибарлык: Җәяүлеләргә юл бирү һәм кичүләр алдыннан тизлекне киметү мөһим.
- Чит факторлардан арыну: Сөйләшүләр яки язулар өчен кәрәзле телефон кулланып, игътибарны читкә юнәлтмәскә.
- Балалар иминлеге: Балаларны автомобильдә тик аларның яшенә, буена һәм авырлыгына туры килә торган махсус урындыкларга утыртып кына йөртергә.
Юл кагыйдәләрен үтәү — үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек һәм тынычлык бирә торган төп шарты.
Нет комментариев