САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда интернациональ сугышчыларны искә алдылар

2021 елның 15 февралендә, әфган җиреннән соңгы гаскәр чыгарылуга 32 ел тулу уңаеннан, район үзәк ял паркында интернациональ сугышчыларны искә алдылар.

Мемориаль комплекста узган митингта әфган сугышы ветераннары, аларның якыннары, мәктәп укучылары, Сарман аграр көллияте студентлары катнаштылар. Аларны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Дашгын Гасанов котладылар. Сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алганнан соң, Җәлил бистәсендә яшәүче әфган сугышы ветераннары Дамир Нурмөхәммәтовка һәм Хәлил Миргалимовка сүз бирделәр. «Без әфганнан чыктык, әфган бездән чыкмады. Мондый сугышларны беркемгә дә күрергә язмасын», - диде Хәлил абый.

Ахырдан мемориаль комплекска һәм әфган сугышында һәлак булганнарның исем-фамилияләре язылган стеллага канәфер чәчәкләре, веноклар салынды.

Шулай ук бүгенге митингта катнашучылар, әфган сугышында һәлак булган һәм аннан кайткач дөнья куйган райондашларны искә алу өчен, Җәлил бистәсе һәм Зур Нөркәй, Үрнәк, Шыгай, Колмәт, Яңа Минзәләбаш авылларында үткән чараларда катнаштылар.

Автор: Илназ Сираев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев